Казан Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча лидерлар рәтенә керде
...
Казан Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча программаны тормышка ашыруда муниципалитет-лидерлар арасына керде. Республика башкаласында объектларның әзерлеге 61,8 процентка җитте. Эшләр 33 йортта төгәлләнгән инде. Бу – барлык муниципалитетлар арасында ремонтланган күпфатирлы йортлар саны буенча иң яхшы күрсәткеч. Бу хакта төбәкнең Министрлар кабинетында булган брифингта ТР торак-коммуналь хуҗалык Фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров сөйләде.
Быел капиталь ремонт программасы республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 747 күпфатирлы йортны үз эченә ала. Финанслаштыруның тулы күләме 11,4 миллиард сум тәшкил итә.
15 августка кадәр подрядчылар эшләрнең сезонлы төрләрен төгәлләргә тиешләр, ә 30 сентябрьгә кадәр калган сезонлы чаралар башкарылачак. Ә тулысынча программаны , лифт җиһазларын алыштыруны да кертеп, 1 декабрьгә кадәр башкару планлаштырыла.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев