Әлеге юл-транспорт вакыйгасы бүген Татарстанның Питрәч районында Кощаково авылы янында килеп чыккан
ТР Прокуратурасының матбугат-хезмәте хәбәр итүенчә, 18 яшьлек Daewoo Nexia машинасын йөртүче машина белән идарә итә алмыйча, тавыштан саклаучы экранга барып бәрелеп, Казан – Шәрәмәт трассасының 19 километрында юлдан очып чыга.
“Татар-информ”га билгеле булганча, әлеге авариядә алты кеше зыян күрә, алар барысы да дәваханәгә китерелә. Алар арасында 2010 һәм 2011 елларда туган үсмерләр дә бар. Икесе дә авыр тән җәрәхәтләре алган.
Әлеге вакыйга урынына ТР Питрәч районы прокуроры Никита Ананьев килгән, тикшерү башланган.
“Татар-информ” чыганагыннан алынды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев