«Кайберәүләр паникага бирелде»: Чистай районы башлыгы пилотсыз очкычлар һөҗүме янаганда эш итү тәртибен искә төшерде
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең эшчәнлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды
Киңәшмә 10 августта Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Дмитрий Алексеевич хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар арасында Чистай районының бер авылында яшәгән, Түбән Камада вахта ысулы белән эшләгән кеше дә бар.
Башлык 10 август көнне шәһәр өстендәге һава киңлегендә дошманның пилотсыз очу аппаратлары күренгәндә Чистайда булган вәзгыятьне анализлады
- Ни кызганыч, кайбер чистайлылар паникага бирелде, диде район җитәкчесе. Бу ракета һәм пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре вакытында эш итү тәртибен бөтен кеше дә төгәл аңламавы турында сөйли.
Дмитрий Алексеевич сирена сигналлары кешеләр урамга чыксын һәм кичекмәстән махсус җиһазландырылган урыннарга барсыннар өчен ракета куркынычы янаганда яңгырый дип тагын бер тапкыр аңлатты, пилотсыз очу аппаратлары куркынычы турында халык күпчелек гражданнарда булган кәрәзле телефоннар аша хәбәр ителә. Бу очракта урамга чыгу катгый тыела: тәрәзәсез, терәк диварлы бинада яшеренергә һәм куркыныч үткәнен көтәргә кирәк.
Район башлыгы халык белән аңлату эшен активлаштырырга, шулай ук яшеренү урыннарын планнан тыш тикшерергә кушты.
Һәр мәктәптә, һәр китапханәдә: «Алдынгылар хәрәкәте» чикләрне киңәйтә
«Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Гүзәл Гатауллина хәбәр итте. Ул оешманың башлангыч бүлекчәләре барлык мәгариф учреждениеләрендә, яшьләр сәясәтендә һәм китапханә системасында ачык булуын билгеләп үтте.

Катнашучылар төрле юнәлешләр буенча актив эш алып баралар, чаралар үткәрәләр һәм грант эшчәнлегенә җәлеп ителәләр, бу исә яңа инициативаларны тормышка ашыруга финанслау алырга мөмкинлек бирә.
Игенчеләр 12 мең гектарда бөртекле культуралар суктырдылар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы вәзгыять турында хәбәр итте. Район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә, быел ул катлаулы һава шартларында бара. Бүгенге көнгә 12 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу планның 42 процентын тәшкил итә. 53 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 41 центнер.

20 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп аласы бар (64 процент). Болар – арпа, уҗым һәм сабан бодае, солы, карабодай, борчак һәм бөртеккә кукуруз. Шул ук вакытта техник культуралар кырларында да эш бара: 37 мең гектарда рапс, көнбагыш, җитен һәм соя җыеп аласы бар.
Узган атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре 430 тонна сөт сауганнар, бу аннан алдагы атнага караганда 2 тоннага күбрәк. Барлыгы 12 млн сумлык 409 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе – бер килограмм өчен 30 сум 50 тиен. Хуҗалыклар булачак көтүлек турында да онытмыйлар: бер атнада 57 бозау туган.
4 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган
Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 5 җинаять теркәлгән, шул исәптән 2 урлашу, наркотикларны законсыз саклау һәм компьютер мәгълүматына хокуксыз керү, машина урлау очраклары.

Юлларда 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 3 кеше имгәнүләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 115 кешене җаваплылыкка тартканнар, 4 машина йөртүче исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 134 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев