Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Юлдаш» йорт-интернатында тәрбияләнүчеләр СВО сугышчылары өчен талисманнар ясыйлар

Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә йорт-интернатта тәрбияләнүчеләр брелок-талисманнар ясадылар.

Чистай йорт-интернатында мөмкинлекләре чикләнгән яшь кешеләр өчен чын-чынлап мәрхәмәтлелек остаханәсе эшләде. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә биредә тәрбияләнүчеләр брелок-талисманнар ясауда катнаштылар.

Әлеге кечкенә генә йомшак уенчыклар-песи балалары озакламый махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатыла – бу аларны өйдә көтүләрен янә бер кат искә төшерү. Һәрбер шундый брелок кайгыртучанлык һәм рәхмәт символы булып тора, аларны сугышчылар иң авыр вакытларда да үзләре белән йөртә алачак.

Талисманнарны ясау процессы кайгыртучанлыкның чын конвейерына әверелде, биредә тәрбияләнүчеләрнең һәрберсе үзеннән булдыра алганча өлеш кертеп, үзен зур команданың бер өлеше итеп сизде.

Осталар үзләре дә зур дулкынлану хисләре кичерделәр. Аларның күбесе өчен мондый эштә катнашу – үзеңнең осталыгыңны күрсәтү генә түгел, ә зур игелекле эшкә өлеш кертү дә булды. Талисманнар сакчыларыбызның тизрәк кайтуларын сорап дога белән ясадылар.

 

«Әнә шушы кечкенә песи балалары да сугышчылар өчен юаныч булсын һәм өйләрендә аларны көтеп торуларын искә төшереп торсын», – диләр әлеге акцияне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев