Яр Чаллыда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр бер айга 10 процентка якын арткан
...
Яр Чаллы шәһәре яңа төзелгән йортлар бик тиз артучы шәһәрләр исемлегенә эләккән. “Мир квартир” порталы мәгълүматлары буенча, июльдә яңа төзелгән йортларда фатирларның уртача бәясе 9,7 процентка арткан һәм 9,5 миллион сум тәшкил итә. Бер квадрат метр 5,4 процентка арткан – хәзер ул 168,3 мең.
Казанда бәяләр үсеше азрак. Яңа төзелген йортларда бер квадрат метр 1,7 процентка арткан һәм 254,8 меңгә җиткән. Фатирның уртача бәясе 0,4 процентка арткан ягъни ул хәзер 12,8 миллион сум тора.
Казан торак бәясе буенча Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң дүртенче урынны алып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев