ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАРГА КОНТРОЛЬ КӨЧӘЙТЕЛӘЧӘК
Чистай районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча киңәйтелгән комиссия утырышы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов рәислегендә узды
Анда агымдагы елның 6 аенда юлларда аварияләр торышы турында мәгълүматлар яңгырады. Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең административ законлылыкны башкару буенча өлкән инспекторы Сергей Филиппов вәзгыятькә анализ ясады.
– Отчет чорында Чистай районы юлларында 33 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 10 кеше һәлак булган, 44 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, – дип хәбәр итте ул. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл-транспорт вакыйгалары 5 кә, үлүчеләр саны 8гә арткан, имгәнүчеләр 5кә кимегән.
19 юл-транспорт вакыйгасы шәһәр чикләрендә килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган , 19 кеше төрле имгәнүләр алган. Торак пунктлардан тыш юлларда тагын да катлаулырак хәл туган, анда аянычлы хәлләр белән 14 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, – 9 кеше үлгән, 25 кеше төрле имгәнүләр алган.
Юл-транспорт вакыйгаларының төп төрләре булып бәрелешүләр (14 факт), җәяүлеләрне бәрдерү (9), әйләнеп капланулар (8) булды.
Тизлек режимын бозуларны киметү өчен Казан – Оренбург, Чистай – Түбән Кама, Чистай – Аксубай – Нурлат автоюлларына көн саен фотовидеофиксациянең күчмә автоном комплекслары куела. Барыбер каршы якка чыгучы машина йөртүчеләр табыла: ярты ел эчендә шундый 103 факт теркәлгән. Моңардан тыш, инспекторлар җәяүләләрне үткәрмәгән машина йөртүчеләргә 209 беркетмә төзеделәр. Җәяүлеләр үзләре дә гөнаһсыз түгел – урамны аркылы чыкканда 112 кагыйдә бозу теркәлгән.
Сергей Валерьевич билгеләп үткәнчә, юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгу сәбәпләренең берсе – урам-юл челтәре торышының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмавы. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр урамнары торышындагы кебек үк торак пунктлардан тыш автомобиль юлларын карап торуда да күпсанлы кагыйдә бозулар ачыкланган. Бу – җитәрлек дәрәҗәдә яктыртмау яисә яктырткычларның бөтенләй булмавы, җәяүлеләр юллары күренүчәнлеген куаклыклар яисә үсемлекләр каплау, горизонталь билгенең булмавы яисә төсе уңып, күренми торганга әйләнүе.
Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләрен бетерүгә барулар турында 67нче номерлы янгын-коткару бүлеге начальнигы Артем Кипров сөйләде. Агымдагы елның узган чорында коткаручылар 8 кешенең үлеменә һәм 12 кеше имгәнүгә китергән 9 юл-транспорт вакыйгасына бардылар. Шулай ук ягулык түгелү белән килеп чыккан бер юл-транспорт вакыйгасына һәм янгын белән килеп чыккан бер юл- транспорт вакыйгасына бардылар. Шәһәр буенча вакыйгаларга килү 8, район буенча 17 минут тәшкил итә. Барлык машиналар да заманча авария-коткару инструментлары белән җиһазланган, ә шәхси состав төрле хәлләрдә грамоталы итеп хәрәкәт итәргә өйрәтелгән.
Пассажирлар йөртү өлкәсендә юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү чаралары турында «Экспресс» ширкәте генераль директоры урынбасары Наил Садыйков хәбәр итте. Ул предприятиедә рейс алдыннан барлык процедураларның: автобусларның техник торышын тикшерүләр һәм машина йөртүчеләргә медицина тикшерү үткәрелүе турында ассызыклады. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеге статистика белән раслана: агымдагы елның 6 аенда компания транспорты катнашы белән 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларның берсе дә предприятие хезмәткәрләре гаебе белән килеп чыкмаган. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, «Экспресс»ның эшләү чорында кеше имгәнүләренә һәм үлемнәргә китергән бер генә юл-транспорт вакыйгасы да килеп чыкмаган.
Утырышта балалар һәм үсмерләр иминлегенә зур игътибар бирелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Плотников мәктәп яннарында урам-юл челтәрен төзекләндерү – билгеләр кую, «ятып торучы полицейскийлар», әлеге зоналарны яктырту турында хәбәр итте. Яшьләр оешмаларын, берләшмәләрне юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү эшчәнлегенә җәлеп итү турында Яшьләр үзәге җитәкчесе Марина Елисеева сөйләде.
Иң кискен һәм игътибар җәлеп иткән мәсьәләләрнең берсе үсмерләрнең электросамокатларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуы булды. Балалар еш кына машиналар йөрү юлында кагыйдәләрне бозалар, шлемнарны кимиләр һәм юлларда үзләренә дә, машина йөртүчеләргә дә куркыныч тудыралар. Әлеге вәзгыятьне хәл итү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән педагогларның уртак рейдларын көчәйтергә карар кабул ителде. Яшьләр күп җыелу урыннарына – паркларга, яр буйларына һәм үзәк урамнарга аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев