Дмитрий Иванов Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Төзүче көне уңаеннан җылы котлауларны кабул итегез!
Әлеге дата төрле белгечлек кешеләрен: архитекторларны һәм проектлаучыларны, прорабларны һәм ташчыларны, бизәкләүчеләрне һәм монтажчыларны (аларның барысын да санап та бетереп булмый ) берләштерә. Аларның һәрберсе уртак эшкә үзеннән өлеш кертә.
Сезнең хезмәтегез барлыкка китерүче, булдыручы ролен үти. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсеннән бар кеше дә файдалана, ирешкән уңышларыгыздан турыдан-туры безнең районның икътисадый үсеше һәм социаль мохиты да тора.
Төзүче һөнәре һәрвакыт кирәкле һәм таләп ителүче һөнәр булды һәм хәзер дә шулай булып кала. Буыннан-буынга төзүчеләр үзләренең иң яхшы, җаваплылыкка, һөнәрилеккә һәм үзара ярдәмләшүгә нигезләнгән хезмәт традицияләренә тугрылык саклыйлар. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән кешеләр гаиләдә уңайлылык таба, гаилә учагы кабына. Сезнең кулларыгыз белән төрле инвестицион проектлар тормышка ашырыла, яңа заводлар һәм предприятиеләр үсеп чыга, юллар, күперләр салына.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Планнаргыз уңышлы тормышка ашырылсын, барлык башлангычларда уңыш юлдаш булсын.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев