Дегустация нәтиҗәләре буенча иң яхшы эремчек һәм каймак билгеләнде
...
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эремчек һәм каймак дегустациясенә нәтиҗә ясады. Белгечләр төрле җитештерүчеләрнең продукциясен татып карадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.
20 процент майлылыктагы каймаклар арасында беренче урынны Самара өлкәсеннән «Пестравка» сәүдә маркасы яулады. Икенче урында – Алабугадан «Вкусняев», өченче урында – Удмуртиядән «Каждый день».
Эремчек категориясендә (5 процентлы) Чувашиядән «Простоквашино» алдынгы урында булды. Икенче урында –»Вкусняев» (Алабуга), өченче урында – Удмуртиядән «Село Зеленое».
Ведомствода билгеләп үткәнчә, атна саен 24 социаль әһәмияттәге продуктны тикшерәләр. Туры килмәгән продукция кимегән, әмма мониторинг дәвам итә. Республика сөт җитештерү буенча Россиядә дүртенче урында тора.
Чыганак: НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев