Консультацияләр берничә форматта узачак
Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай территориаль бүлеге гражданнарга тематик консультация бирә башлый.
2026 елның 10 августыннан 21 августына кадәр ата-аналар балалар өчен товарларның, мәктәп формасының, букчаларның, канцелярия кирәк-яракларының һәм башка товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында сораулар бирә алачак.
Роспотребнадзор белгечләре балалар продукциясенә таләпләрне ачыкларга ярдәм итәчәк, мәктәп кирәк-яракларын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләячәк һәм сыйфатсыз яки куркыныч товарлар сатып алудан ничек сакланырга икәнен өйрәтәчәк.
Консультацияләр берничә форматта узачак:
Тәүлек әйләнәсе – федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-800-555-49-43 телефоны буенча (шалтырату бушлай).
Көн саен 9дан 17 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, төшке аш 12дән 13 сәгатькә кадәр) – Кулланучылар өчен консультация үзәгенең «кайнар линия» телефоны буенча: (843) 221-90-16.
Эш көннәрендә – 8(84342) 5-50-44 телефоны буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлегендә:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8дән 16 сәгать 45 минутка кадәр;
җомга көнне: 8дән 15 сәгать 35 минутка кадәр;
төшке аш: 12дән 12 сәгать 45 минутка кадәр.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев