Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайга туристлар килде

Шәһәребез кунаклары Чис­тайны уңайлы, төзек булуы өчен мактыйлар, шул ук вакытта эссе булганга, вакытның тыгызлыгына һәм транспорт булмау сәбәпле, ераккарак барырга батырчылык итмиләр

«Кыш буе сезнең килгәнне көттек!» – Чистай пристаненда сувенирлар сатып торучы бер ханымнан туристларга шундый сүзләр әйтүен ишеттем. Билгеле, сувенирларны алар гына сатып алмый, әмма шулай да иң төп клиентлар – туристлар. Сәүдә дә былтыргыга караганда сизелерлек арткан.

 

Пермь, Пермь өлкәсе, Самара һәм Казан, Түбән Новгород һәм Екатеринбург, Чиләбе өлкәсе, Омск һәм Петербург – менә шушы яклардан дүрт рейста килгән туристлар белән сөйләшергә насыйп булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе Чистайда беренче тапкыр гына түгел инде һәм алар шәһәребезнең яхшы якка үзгәрүен билгеләп үтәләр.

 

– Элек биредә гади ташлар һәм кибетләр генә тора иде, ә хәзер бик матурайтканнар, балалар өчен дә уңайлы, – дип пристань янындагы үзгәрешләргә аңлатма бирделәр Пермьнән, Березники шәһәреннән килгән туристлар.

 

Әмма әлеге матурлык кайбер мәгънәдә шәһәр өчен бик үк файдалы түгел. Эш шунда ки, өлкән яшьтәге яисә бала белән килгән турист (теплоход пассажирлары арасында андыйлар шактый), эссе көндә билгесез шәһәргә килгәч, өч сәгать вакыты гына булганга, поселоктан кала шәһәрнең башка матур урынарына бара да алмый. Ул билгеле инде, пристаньда гына утырачак, җитмәсә пристань үзнең матурлыгы белән дә җәлеп итеп тора.

 

 

– Пристаньнан чыгасың да – шунда ук юл, авыл йортлары, артык искитәрлек нәрсәләр юк кебек. Вакыт та аз. Теплоход килгән вакытка маршрут автобуслары килсә, без шәһәргә барып йөреп тә кайтыр идек. Алабугадагы кебек. Анда тауга менеп җиткәнче җан тәслим кылырга мөмкин. Аның каравы, автобуска утырырга мөмкин. Кешеләр җәяү йөрмәсеннәр өчен биредә дә шулай ясарга мөмкин, – дип сөйләделәр Пермьнән килгән дүрт Елена һәм бер Наталья.

 

– Әле ярый өскә карадык та, биредә шәһәр барлыгын күрдек. Безгә уң яктан караганда поселок кебек кенә күренгән иде, –диләр Самарадан килгән туристлар.

 

Алар такси чакырып Чистайны карарга киттеләр. Чис­тай аларга бик ошаган.

 

– Без Яр буена, чиркәүгә хәтле генә бара алдык. Барысы да бик матур, әмма барырга ерак, – диләр Соликамсктан килгән Татьяна, Сергей, Ольга һәм исемен әйтергә теләмәгән берәү. – Маршруткалар йөрсә, җайлырак булыр иде. Хәзер бит өлкәнрәк яшьтәге кешеләр сәяхәт итә. Аларга җәяү йөрү бер дә уңайлы түгел. Җитмәсә, тауга күтәрелергә кирәк.

 

Соликамск – Пермь өлкәсенең иң борынгы шәһәрләреннән берсе, тоз кайнатуның борынгы үзәге. Ул азрак Чистайдан зуррак, әмма өлкәнрәк, соликамскилар аны яраталар һәм аның турында сөйләргә дә әзерләр. Гомумән алганда, туристларга үз шәһәрләре турында сөйләү һәм Чистай турында сораштыру ошый. Монда нинди предприятиеләр бар? Кешеләр кайларда эшлиләр7 Күпкатлы йортлар бармы, ә нигә алар бөтенләй күренми?

«Уңайлы», «нәфис», «чиста», «матур», «каралган», «искиткеч шәһәр» – әнә шундый матур сүзләр Чистаебыз адресына еш яңгырады. Пермьнән килгән Ирина белән Анна пляжга хәтле барып җиттеләр, коендылар, кунакчыл чистайлылар аларны кавын белән сыйладылар.

 

– Сездә искиткеч кешеләр яши икән! – дип елмаеп сөйләде алар.

 

Омсктан Людмила Алексеевна 2015 елда ук Чистайда кул сәгате сатып алган, «ул хәзергә хәтле эшли, батарейкасын гына алмаштырырга кирәк» ди ул.

 

– Афәрин, төзекләндерәсез, әмма тарихи биналарны башка шәһәрләрләрдәге, Казандагы кебек тамырлары белән йолкып атмыйсыз, – диде Антон. – Кечкенә, чиста шәһәрчек, бик ямьле, – дип мактадылар Түбән Новгородтан килгән кунаклар. – Чистай халкы һәм җитәкчеләрегез дә молодцы!

 

Казаннан Татьяна Чистай шәһәренә дүртенче тапкыр килә. Ул укытучы-тел белгече булып эшли, әдәби маршрутлар буйлап йөрергә ярата. Бу юлы тарихи маршрутны сайлаган. «Иремә дә кызыклы булсын инде» ди ул.

 

Азрак әдәпле генә тәнкыйть сүзләре дә яңгырады.

 

– Тик нигәдер күп кибетләр бикле, кешеләргә алар кирәк­мәгән кебек. «Аренда» дип языл­ган биналар күп. Ә болай шәһәрнең үсүе күренә, – дип сөйләделәр Самара шәһәреннән килгән Вера һәм Сергей.

 

 – Безгә чиркәүдә бик ошады. Күп кенә тарихи биналар да күрдек. Бу бик яхшы, тарихи мохит саклана. Әмма кайбер йортлар бик начар хәлдә, – дип саный Пермьнән килгән Антонина.

– Шәһәр үзәгендә бик күп борынгы йортлар бар, шәһәрнең үзенчәлеге дә шунда. Әмма аларның күбесе буш тора яисә ремонт таләп итә. Аларга нәрсә булырга мөмкинлеге хакында уйланырга кирәк. Шәһәргә берәр идея бирергә кирәк. Без бик рәхәтләнеп йөрдек, туңдырма ашадык. Ул безнең Пермьдәгегә караганда тәмлерәк тә тоелды, – дип мактадылар Дарья белән Ольга

.

 Шәһәргә экскурсия алучылар, музейга керүчеләр канәгать калганнар. Укытучылар йортын, Өяз шәһәре музеен, Пастернакны, язучыларның эвакуацияләнүләрен билгеләп үттеләр. Әмма экскурсияне бар туристлар да алмый. Экскурсияләр теплоход туктаган һәр шәһәрдә була, аларның бәясе өч меңгә якын тора, күп кенә пассажирлар музейларга энтузиазмны югалталар.

Туктап торуның аз – өч сәгать кенә булуы да йогынты ясый. Һәркем мөстәкыйль рәвештә билгесез шәһәргә барырга ашкынып тормый. Берәүләр пристаньда кала, икенчеләре такси чакыра, өченчеләре җәяү барырга батырчылык итә. Әмма Никольский соборына һәм пляжга кадәр генә барып җитә. Чиркәү, пляж турында мактау сүзләре күп яңгырый. Миңа бу проб­леманы кискен рәвештә хәл иткән кешене очратырга да туры килде.

Мин башта аны турист булырга тиеш түгел бу дип уйладым. Чөнки ул велосипедта иде. Ул Новгородтан килгән «Михаил Фрунзе» теплоходыннан артист Александр Пахмутов булып чыкты. Александр үзе – петербурглы, «Петербургские баритоны» солистлар музыкаль альянсының оештыручысы һәм музыкаль җитәкчесе. Ул халыкара конкурслар лауреаты, Россиядә һәм чит илләрдә күп чыгыш ясаучы. Велосипедны ул төрле җирләргә барганда үзе белән ала икән. Аңардан да Чис­тай турында фикерен сорадым.

 

– Шәһәрнең төзеклән­дерелүе яхшы, – дип җавап бирде Александр Пахмутов. –Кайбер йортларның начар хәлдә булуы кызганыч. Чиста, матур шәһәр. Яр буенда Николай Чудотворецның матур чиркәве. Мин үзем дә Николаевич, миңа әнием һәрвакыт юлга чыкканда Николай Чудотворецның иконкасын бирә иде.

 

Мин туристик сәяхәтләрдә кешеләр сәнгатьне ничек кабул итүләре турында сорадым.

 

–Теплоходта кешеләр классик репертуарны бик яхшы кабул итәләр, –диде Александр. – Безнең аудиториядә 50 яшьтән өстә булган кешеләр, аларга бик ошый.

 

Теплоходта сәяхәтләр – релаксация: гүзәл күренешләр, әзер туклану, һәрвакыт саф һава, көн саен тукталышлар.

 

Бу тыныч, пассив ял, – дип билгеләп үтте Пермьнән Наталья. – Сине ашаталар, син ял итәсең. Суда җиләс, рәхәт. Идел чәчәк ата. Чулман белән чагыштырганда ул ям-яшел.

 

Бар Россия ничек булса да елгаларга бәйләнгән, алар янында күп шәһәрләр урнашкан. Елгадан елгага, шәһәрдән шәһәргә сәяхәт итәргә мөмкин... Алар бер-берсен кабатламасыннар өчен һәр шәһәрнең үз йөзе булырга тиеш. Чистайда ул бар. Әмма шәһәр пристане әлеге тарихи йөздән еракта урнашкан, аны ничек тә якынайту турында уйланырга иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев