Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда “Рок-берега” фестивалендә байкерларда йөреп булачак

Байкерлар барлык теләүчеләргә марафон барышында ук тизлек һәм ирек җилен тоюны тәкъдим итәргә әзер

Чистайда тулы көченә  җәйге иң күңелле  вакыйгаларның берсенә әзерлек бара.

8 августта  шәһәрнең үзәк мәйданында  “Рок-берега” фестивале узачак. Быел ул кунакларны көчле тавышы белән генә түгел,  көтелмәгән сюрпризлар белән дә сокландырачак.   Социаль челтәрдәге ”Рок-берега” Фестиваль (Чистополь) рәсми паблигында хәбәр ителүенчә, бирегә килүчеләргә мотоциклларда йөрү мөмкинлеге дә булачак.

Фестивальгә  мотоциклчыларның ирекле җәмгыяте FREE RIDERS шундый бүләк ясаган. Байкерлар  барлык теләүчеләргә дә   музыкаль марафон барышында ук  ирекнең тизлеген һәм җилне тоярга  тәкъдим итәргә әзер.

“Сәхнә янында күрешәбез”, – дип кыска һәм ачык итеп чакыралар оештыручылар һәм бер минут та күңелсез булмаячак дип ышандыралар.

Фестиваль 15.00 сәгатьтә башлана.

Керү ирекле.

Яшь чикләве – 6+

Фото: Г. Хәйруллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев