Чистайда ракета куркынычы янаганда яшеренү урыннарын искә төшерделәр
Җәмгыять

Чистайда ракета куркынычы янаганда яшеренү урыннарын искә төшерделәр

Чистай районы администрациясе социаль челтәрләрдә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ракета куркынычы игълан ителгәндә яшеренергә мөмкин булган урыннарның актуаль исемлеген яңадан бастырды

Һәр яшеренү урынына берничә күпфатирлы йорт беркетелгән.

Хакимият аларның әзерлегенә аерым игътибар бирә. Кабат тикшерү өчен сәбәп булып күптән түгел Түбән Камада булган фаҗига була. Район башлыгы Дмитрий Иванов аппарат киңәшмәсендә белдергәнчә, хәвеф сигналлары әле дә кайбер шәһәр кешеләрендә паника тудыра – бу мәгълүмат җиткерүдә җитешсезлекләр булуын күрсәтә. Район башлыгы профильле хезмәтләргә халык белән эшләү тәртибен кабат эшләргә һәм барлык яшеренү урыннарына тикшерү үткәрергә кушты.

Шунысы мөһим: гражданнарга алдан ук адреслар исемлеген өйрәнергә һәм «ракета куркынычы» сигналы вакытында эш итү тәртибен төгәл истә калдырырга киңәш ителә. Бу кискен вәзгыятьтә тиз эш итәргә ярдәм итәчәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев