Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда яшәүче хезмәт ветераны Нина Павловна Кронбергка 96 яшь тулды

Аны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады

Шушы көннәрдә Чистайдан Нина Павловна Кронберг туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте – аңа 96 яшь тулды. Ветеранны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады. Ул Нина Павловнага котлау открыткалары, истәлек бүләге һәм чәчәкләр тапшырды, аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак гомер итүен теләде.

Нина Павловна Тәтеш районы Нармонка авылында туып үскән. Аның хезмәт биографиясе балачактан ук Бөек Ватан сугышы елларында колхоз кырларында башлана. Сугыштан соң Казан педагогия институтында белем ала, юллама буенча Чистай шәһәренә 1нче номерлы мәктәпкә эшкә килә. Аннары лаеклы ялга чыкканчы Нина Павловна 16нчы номерлы мәктәптә эшли.

Нина Павловна спорт белән, аеруча волейбол белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә кадәр ул әлеге мавыгуларына тугры кала.

Нина Кронбергның ике баласы, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев