Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда яшәүче олы йөрәкле ханымның җәрәхәтләнгән хайванны коткару тарихы

Песи баласы аягын югалткан, әмма үзенә йорт тапкан: Чистайда яшәүче олы йөрәкле һәм нык ихтыярлы ханымның җәрәхәтләнгән хайванны коткару тарихы

Эссе июль көнендә Сәгать заводы районында аягына капкын эләккән соры песи баласы йөгереп йөри. Шәһәрдә капкынны кемнең һәм ни өчен куюының сәбәбен эзләп торуда хәзер мәгънә юк. Әлеге капкынга кечкенә бала яисә этләр дә эләгергә мөмкин иде бит. Ә менә кечкенә песи эләккән. Аны шул хәлдә күреп, шул тирәдә яшәүче Светлана , аның улы, волонтерлар да эзләүгә чыккан. Ә ул качкан.

–Без аны өч көн эзләдек, тапмагач, исән түгелдер инде, – дип уйладык ди Светлана. –Шундый эсселәр торды бит. Бер атналап вакыт үтте, юк-юк мин бу бәхетсез хайван кая икән дип уйлап куйгаладым, – ди ул.

Берәр атнадан соң ишекне ачса – әлеге песине үз йортында күрә. Алгы бер аягы капкын белән бергә өзелеп төшкән, гарип аяк калдыгы кортлаган.

Ябык, хәлсез, пычрак, сасып беткән песи баласы соңгы чиккә хәтле түзгән. Аннары инстинкт белән кая барырга икәнен сизгән күрәсең....

– Мин өйгә дә кереп тормадым, ул качып китәр дип уйладым, – дип искә төшерә Светлана. – Аны шунда ук дәваларга уйладым. Аягын эшкәтергә тырыштым. Перчатка кидем, фурацилин әзерләдем. Ул кычкырырга, тырнарга тотынды. Аягы кортлап беткән, шешкән. Сәгать иртәнге җидедә мин песиләр ашатучы бер танышыма шалтырттым, ул миңа бер машиналы танышын җибәрде. Песине табибка алып бардык, операция ясаттык.

Операция алдыннан аңа Сорыкай дип исем кушалар, чөнки журналга исем белән теркәргә кирәк була. Әмма Сорыкай кайгыртуны бәяләп, өй песие булып утырырга гына теләми, азрак тернәкләнгәч, бинтын ташлап, җөйләре дә алынмаган килеш тагын качып китә.

Өч көннән соң яңадан кайта – акыллы песи!

–Мин җөйләрен алгач, аны ирегеннән мәхрүм итәргә теләмим. Иректә йөрисе килә икән, йөрсен, – ди Светлана.

Аның болай да җиде песие бар.

– Башта Сорыкай ризыкны савыты белән бергә ашап бетерә дип торам, – дип елмая Светлана. – Ә хәзер туйды, калдыра да башлады. Тамагы тук, чиста. Бөтенләйгә китәргә теләмәс дип уйлыйм.

Башта капкынга эләгеп кешеләрдән зыян күргән Сорыкайга ахырдан бәхет әнә шулай елмайган. Ул мәрхәмәтле, җаваплы, энергияле кеше янына килгән. Уртак тырышлык белән барысы да яхшы хәл ителгән: Светлананың күршесе Татьяна операциягә биш мең ярым акча биргән, танышы пычрак, сасып беткән песине машинасында алып барырга ризалашкан, волонтерлар капельница бәясен түләгәннәр. Светлана аны көн дә дәвалуга алып барган, таблеткалар эчергән, аның турында кайгырткан, ашаткан, үзенең җиде песие булса да, аны үзенә сыендырган, чөнки аны бөтенләйгә алырга беркем дә ризалашмаган.

– Мин песиләрне бик яратам. Үзем белән гел аларга ризык йөртәм, – ди Светлана.

Светлананы тыңлагач, аның улының, оныкларының, танышларының да битараф булмаган кешеләр икәненә ышанасың. Урамдагы песине үзләренә алмасалар да, булышырга һәрберсе әзер. Бу исә «акылсыз» тимер капкыннардан аермалы буларак, тормышыбызны хайваннар өчен генә түгел, кешеләр өчен дә яктырак, яхшырак, иминрәк итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев