Чистайда гомер итүче Мәксүтовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
Әлеге матур гаилә күркәм юбилейларын – алтын туйларын туганнары, якыннары янәшәсендә каршы алдылар
Чистай Никахлашу йортында ирле-хатынлы Нияз Ильяс улы һәм Асия Хуҗиәхмәт кызы Мәксүтовлар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Матур юбилейларын – алтын туйларын әлеге гаилә туганнары һәм якыннары янәшәсендә каршы алдылар. Әлеге бәйрәмне оештыруны аларның балалары башлап йөрде. Аларның туганнарны бер өстәл артына җыеп, әти-әниләренең шатлыкларын барысы бергә уртаклашасылары килде.
Нәкъ ярты гасыр элек, 1976 елның 10 июлендә, ТАССРның Чистай районы Гаделша авыл советында Нияз Ильяс улы һәм Асия Хуҗиәхмәт улы язмышларын бергә бәйлиләр. Шул көннән башлап алар иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап, тормышның бар мизгелләрен: шатлыкларны да, борчуларны да бергә кичерә. Мәхәббәт җимешләре – өч кызларын яратып, зур кайгыртучанлык белән тәрбиялиләр.
Аларның бар гомерләре Чистай сәгать заводы белән бәйләнгән. Мәксүтовлар икесе дә озак еллар анда намуслы хезмәт иткәннәр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева, Чистай сәгать заводының ветераннар Советы рәисе Рәшит Шиһабетдинов юбилярларга матур котлау сүзләрен, изге теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев