Чистайда эпизоотик хәлгә һәм хайваннарны вакциналаштыру барышына бәя бирделәр
...
Чистай районы дәүләт ветеринар берләшмәсенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең начальник урынбасары Габдулхак Мотыйгуллин килде.
Әлеге визитның максаты – район территориясендә хайваннар сәламәтлеген саклау буенча төп чараларны тормышка ашыруда контрольлек итү.
Очрашу барышында игътибар өч төп юнәлешкә: тотрыклы экзоотик иминлекне тәэмин итүгә, Чистай шәһәрендә йорт хайваннарын ( песи-этләрне) планлы вакциналаштыруны оештыруга, шулай ук идентификация системасын кертүгә – этләрне чиплаштыруга юнәлдерелде. Моңардан тыш, оператив хәл итүне тәэмин итүче мәсьәләләрне тикшерделәр.
Республика җитәкчелеге мондый күчмә чараларның мониторингның нәтиҗәле инструменты булуын искәртә. Алар проблемаларны иртә стадиядә хәл итәргә һәм ветеринария хезмәтләре эшенә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә. Бу исә Татарстанның барлык ветеринария тармагының ныклы үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев