Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда бушлай экскурсияләре һәм рок-күргәзмә белән «РОК-БЕРЕГА» фестивале уза

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы кунаклар һәм катнашучылар өчен махсус программа әзерләде

2026 елның 8 августында Чистайның үзәк мәйданында ел саен үткәрелә торган IV «РОК-БЕРЕГА»  фестивале үтәчәк. Әлеге күләмле мәдәни вакыйга бушлай экскурсияләр, музей экспозицияләре һәм призлар уйнату белән бай программаны тәкъдим итеп, музыканы, тарихны һәм сәнгатьне берләштерә.

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы кунаклар һәм катнашучылар өчен махсус программа әзерләде. Барлык теләүчеләр дә шәһәребезнең тарихи үзәгендә бушлай җәяүле экскурсияләрдә йөри алачак. Шул ук вакытта Борис Пастернакның мемориаль музеенда яисә шәһәребезнең тарих музеенда була алачаклар.

 

Экскурсияләр 13.00, 14.30, 16.00, 17.30 сәгатьләрдә старт алачак. Җыелу ноктасы – Карл Маркс урамы 31 йортта урнашкан Сувенир салоны. Оештыручылар урыннарның чикле булуы хакында кисәтә, шуңа күрә бу хакта алданрак кайгыртырга киңәш итәләр.

Фестиваль көнендә Чистайда барлык музейлар да 10 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр эшли.

 

Кунаклар Борис Пастернакның мемориаль музеенда (Ленин урамы, 81),

Шәһәр тарихы музеенда (К. Маркс урамы, 8),

Музей-күргәзмә комплексында (К. Маркс урамы, 15),

«Укытучылар йорты»  әдәби-мемориаль музеенда (К. Маркс урамы, 28),

Сувенир салонында (К.Маркс урамы, 31) була алачаклар.

 

Фестивальнең төп музыкаль мәйданчыгы шәһәрнең Үзәк мәйданы булачак. Монда музей-тыюлык «Союзда Рок»  уникаль күргәзмәсен тәкъдим итә. Бирегә килүчеләр совет мәдәнияте һәм рус рогы мохитына кайтарган таныш музыкаль инструментлар, магнитофоннар, проигрывательләр һәм грампластинкалар күрә алачак. Экспонатлар легендар вакытларны искә төшерергә генә түгел, илебездә рок музыканың үсеше турында күбрәк белергә дә мөмкинлек бирә.

Фестиваль кунаклары арасында Чистай дәүләт музей-тыюлыгының объектларында бушлай керү сертификатлары уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев