Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда бюджет процессына һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыруга үзгәрешләр кертелде

Бишенче чакырылыш Чис­тай шәһәр Советының тугызынчы утырышы булды

Бишенче чакырылыш Чис­тай шәһәр Советының тугызынчы утырышы булды. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксено­фонтов уздырды. Депутатларга көн тәртибендә өч мәсьәлә тәкъдим ителде.

Утырышны ачып, Михаил Ксенофонтов «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәгә кагылган Чистай шәһәр Советы карарларының үз көчен югалтулары турында хәбәр итте. Әлеге чара актуаль федераль закончалыкка туры китереп локаль нормалар үткәрү шарты куя.

Бюджет процессында Нигез­ләмәгә төзәтмәләр кертү турында доклад белән район Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Жанна Федичкина чыгыш ясады. Үзгәрешләрнең мәҗбүри булуы РФ Бюджет кодексының яңаруы сәбәпле килеп чыккан.

Көн тәртибен төгәлләүче пункт булып шәһәр милкендә булган муниципаль милекне хосусыйлаштыру Тәртибенә үзгәрешләр кертү булды. Әлеге мәсьәлә буенча районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы җитәкчесе Марина Исхакова чыгыш ясады. Үзгәрешләр федераль нормалар буенча кабул ителде, алар сатып алу-сату килешүләре төзү срокларына (торглар турында беркетмә басылганнан соң 10 көн алдан, 20 көн соңга калмыйча), шулай ук «Конкуренцияне саклау турында» Федераль закон белән регламентланган сату үткәрү процедурасына кагылды.

Өч мәсьәлә дә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев