Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда «Без нәтиҗәгә эшлибез!» дип исемләнгән муниципаль форум узды

Бишеллык эшкә нәтиҗә ясадылар

«Чистай» мәдәни үзәгендә «Без нәтиҗәгә эшлибез!» дип исемләнгән, властьны, хезмәт коллективларын һәм җәмәгатьчелекне берләштергән муниципаль форум узды. Әлеге фикер алышуның төп темалары булып биш ел эчендә райондагы үзгәртеп корулар һәм киләчәк елларга өстенлекле бурычлар билгеләү булды.

Әлеге чарада «Бердәм Россия» җирле бүлеге активы, депутатлар корпусы, сәнәгать предприятиеләре, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният учреждениеләре катнашты. Залда шулай ук хезмәт династияләре, һөнәри конкурслар җиңүчеләре, профсоюзлар, волонтерлык берләшмәләре вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре катнашты.

 

Үсеш өстенлекләре: уңайлы мохит һәи инфраструктура

Бирегә килүчеләр каршында төп доклад белән «Бердәм Россия» Чистай бүлеге сәркатибе, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Ул социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыру мәсьәләләренә тукталды, уңайлы шәһәр мохиты булдыру иң кирәкле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

 

– Безнең шәһәребез уңайлы мохитның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында өч тапкыр җиңүче булды. Бүгенге көндә 97 миллион күләмендә федераль грант буенча Ленин урамын төзекләндерүнең беренче чираты төгәлләнде, актив рәвештә эшнең икенче этабы алып барыла, – дип хәбәр итте Дмитрий Алексеевич.

Шулай ук ул «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында да сөйләде. Былтыр Чистай районында 15 ишегалды территориясе төзекләндерелде, агымдагы елда 31 йортта эшләр җәелдерелде. Дмитрий Иванов Татарстан Рес­публикасы Рәисенә шәһәрне төзекләндерүдә, матурайтуда ярдәм һәм кешеләр тормышын уңайлырак иткән әлеге программаны хуплавы өчен рәхмәт белдерде.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә уңай динамика күренә: 2025 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрелде, агымдагы елда эшләр 4 объектта алып барыла.

Моңардан тыш мәдәни мирас объекты булган ике йортка проект документациясе әзерләнә.

Юл инфраструктурасына да зур үзгәрешләр кагылды. Узган ел 27 километр юл норматив хәлгә китерелде. Агымдагы ел планнарында – 25 километр­дан артык юл полотносын ремонтлау һәм ике күпергә реконструкция үткәрү. Параллель рәвештә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү алып барыла: Энгельс урамы буенча суүткәргечләр ремонтланганнан соң быел Ленин урамына кадәр су алу җайланмалыры ремонтланачак.

 

Ватан сагында торучыларнга ярдәм итү һәм волонтерлык хәрәкәте

Докладның аерым өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Чистай районында әлеге эш сис­темалы итеп төзелгән һәм даими контрольдә тора.

СВО башланганнан бирле район халкы сугышчан зоналарга һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларына 334 миллион сумга 2 мең тонна гуманитар ярдәм җибәрде. 74 автомобиль. 91 мотоцикл, 15 квадроцикл, шулай ук прмицеп­лы микроавтобус җибәрелде. Сугышчыларыбызның гаилә­ләре адреслы социаль ярдәм һәм психологик, матди ярдәм алалар.

 

Республика һәм федераль спикерлар чыгышы

Татарстан Республикасы гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләр буенча министр урынбасары Николай Суржко да чыгыш ясады. Ул республиканың биш ел эчендә казанышлары турында сөйләде. – Форумда VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, конт­роль буенча Комитет рәисе Олег Морозов та чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул районның һәм республиканың төрле өлкәләрдә социаль-икътисади үсешенә югары бәя бирде.

 Моңардан тыш, парламен­тарий чистайлыларның актуаль сорауларына җавап бирде. Алар арасында – кадрлар кытлыгы һәм белгечләрнең китүе, «сугыш чоры балалары» өчен өстәмә чаралар, шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары.

 

Яңа проект – Электрон мактау тактасы

Форумның эшлекле кысаларында яңа күләмле проектны тәкъдим итү дә узды. Оештыручылар әйтүенчә. 2026 елның 1 маенда Татарсан Республикасы Рәисе указы белән ТР Электрон мактау тактасы расланды. Әлеге проект гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтләрен җәмәгать тануының инструменты буларак танылды.

Агымдагы елның август-сентябрь айларында барлык Татарстан буенча хезмәт коллективларында ачык чаралар, тематик очрашулар узачак. Әлеге очрашуларда иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү булачак, аларга Электрон мактау тактасына кертелүләре турында исемле таныклыклар тапшырылачак.

Хәзерге вакытта проектта республиканың 4,5 мең предприятиесе һәм оешмасы катнаша. Агымдагы чорга исемле таныклыклар тапшырырга планлаштырылган 15 мең кеше исәпләнә. Бүген Чистай районыннан проектка 270 тән артык кеше кертелгән.

«Без нәтиҗәгә эшлибез!» форумы власть һәм җәмгыять өчен ачык сөйләшү, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау, Чистай районынына киләчәк елларга үсеш векторларын билгеләү өчен мөһим мәйданчыкка әйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев