Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районының 11 депутаты керемнәр турында декларацияләрендә төгәлсезлекләр өчен кисәтү алдылар

Бишенче чакырылыш Чистай муниципаль район Советының унберенче утырышы булды

Бишенче чакырылыш Чистай муниципаль район Советының унберенче утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Константин Иванов үткәрде. Депутатлар көн тәртибендәге ун пунктны карадылар.

Мәсьәләләрнең күп өлеше федераль законда үзгәрешләр  барлыкка килүгә туры китереп, муниципаль хокукый актларны тәртипкә китерүгә багышланды.

Нигездә, депутатлар түбән­дәге төзәтмәләрне хупладылар:

Бюджет процессында (док­ладчы – Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина);

 Башкарма комитет турында Нигезләмәгә (докладчы – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов);

Авыл җирлекләре террито­риясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәгә (докладчы – законлылык, тәртип саклау һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Советның даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов);

 Район милкендә булган муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибенә (докладчы – җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы җитәкчесе Марина Исхакова);

 Муниципаль вакантлы ида­рә­че вазифаларга һәм районда муниципаль хезмәт вазифаларын алмаштыру өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча комисссия турында карарга (док­ладчы –Константин Иванов);

 Чистай шәһәр прокуратурасы таләбе буенча районның муниципаль юл фонды төзү турында карар кертелде (докладчы – Жанна Федичкина).

Кадрлар блогында депутатлар шәһәр һәм район буенча участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә кертү өчен кандидатураларны расладылар (Геннадий Осипов хәбәр итте), балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуларын яклау комиссиясенә үзгәрешләр керттеләр (муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова хәбәр итте).

Депутатларның дисцип­лина җаваплылыгы турында мәсьәлә йомгаклау өлеше булды. Ришвәтчелеккә каршы тикшерү барышында 11депутатта керемнәр турында тәкъдим ителгән мәгълүматларда төгәлсезлекләр ачыкланган. Әмма ришвәтчелеккә каршы комиссия мәгълүматларны ачып салуны урынсыз дип тапты, төгәлсезлекләр җибәргән депутатларга кисәтү төрендә чара күрергә тәкъдим ителде.

Барлык карарлар да бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев