Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында Түбән Камада һәлак булган Радик Исхаков белән хушлаштылар

53 яшьлек ир-атның гомере фаҗигале төстә өзелде

Чистай районы Иске Роман авылында Радик Исхаков белән хушлашу мәрәсиме булды. 53 яшьлек ир-атның гомере 10 августта Түбән Камада фаҗигале төстә өзелде.

Радик Ралиф улы Түбән Камада эшләгән. Аның фаҗигале үлеме турында хәбәр туган авылында бик тиз тарала. Бу хәбәрне ишетеп барысы да тетрәнү кичерә, авыл тирән кайгыда...

Авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре күңелендә Радик Ралиф улы якты күңелле, аралашучан һәм киң күңелле кеше булып сакланачак. Ул ярдәмчел булуы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуы белән аерылып тора. Авыл тормышында кайнап, туган авылын яратып, авылдашларын хөрмәт итеп яши. Шуңа күрә үзе дә авылдашлары арасында хөрмәт-ихтирамга лаек була. Хезмәт сөючән, гаиләсен, якыннарын, авылдашларын өзелеп яраткан нык ихтыярлы ир-атның арабыздан китүе әйтеп, аңлатып булмый торган фаҗига. Ул менә дигән гаилә башлыгы, улын, кызын өзелеп яратучы әти, кайгыртучан, ышанычлы тормыш иптәше иде.

Радик Ралиф улын соңгы юлга озату, аның якыннарының кайгысын уртаклашу мәрәсименә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та килде.

–Бу безнең өчен зур фаҗига, зур югалту. Без яхшы, мәрхәмәтле, кайгыртучан, авылның менә дигән, асыл кешесен югалттык. Мин чын күңелемнән аның гаиләсенең, якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Без аның гаиләсе янәшәсендә булырбыз, кирәкле ярдәмне күрсәтербез, – диде Дмитрий Алексеевич.

Фото: Чистай муниципаль районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев