Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында иң катлаулы вакытта да өметне өзмәс өчен үрнәк булырлык вакыйга

Аеклык ноктасы

Чистай районында иң катлаулы вакытта да өметне өзмәс өчен үрнәк булырлык вакыйга булды. Белгечләрнең көйле эшләве һәм әти-әниләрнең дә теләкләре булганга Ш. гаиләсе үзләренең тормышларын тамырдан үзгәрттеләр.
Әти-әниләр – Ш. (1986 елгы) һәм Д.(1983 елгы ) өч бала тәрбиялиләр. 2023 елда аларның гаиләсе балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокуларын яклау мәсьәләләре буенча комиссиянең күз уңына эләгә. Аларның яшәү рәвеше яхшылардан булмый һәм комиссия карары нигезендә гаилә ведомствоара патронатка куела. Әмма бу алар өчен котылгысыз хәл түгел, ә үзгәрешләр өчен старт мәйданчыгы була.

«Аеклык ноктасы» мөмкинлек бирә
Әлеге әти-әни проблеманы аңлыйлар һәм Татарстан Республикасында 2015 елдан бирле эшләп килгән «Аеклык ноктасы» социаль ятимлек проектында катнашырга рөхсәт бирәләр. Бу үз-үзеңне тулысынча биреп эшләүне таләп итә.
Проект кысаларында Ш. Һәм Д. Түбән Каманың наркология диспансерында дәвалану-тернәкләнү курсы узалар. Алар медицина тикшерүе генә үтеп калмыйлар, психологлар белән төркем һәм индивидуаль дәресләрдә актив эшлиләр. Аларның икесе дә киләчәкләре өчен көрәшкәндә балалары турында дәүләт кайгырта: 2023 елның ноябреннән алып 2024 елның июленә кадәр алар Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында тернәкләнү узалар. Алар анда җылылык һәм кайгыртучанлык тоеп яшиләр.

Дәваларга гына түгел, ярдәм итәргә дә кирәк
Муниципаль районның профилактика системасының барлык субъектлары әлеге гаиләне көнкүреш, белем бирү, тәрбия мәсьәләләрендә, шулай ук ялны оештыру һәм өстәмә белем бирү мәсьләләрендә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Әти-әниләре белән бергәләп тернәкләндерү программасы эшләнә. Гаилә белән бергә даими патронажлар һәм әти-әниләрнең бурычлары, элеккеге начар гадәтләренә кире кайту мөмкин булмавы хакында турында профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Иң мөһиме – болар чынлыкта булган хәлләр. Яңа уку елы алдыннан өлкән улларына мәктәпкә җыенырга ярдәм иткәннәр. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында ул яңа портфель һәм канцелярия товарлары алган. Яңа ел бәйрәмендә ул һәм сеңелесе Кыш бабайга хат язып татлы ризыклар һәм азык төлек җыелмасы алганнар. Шулай ук малайга җәйге ялны оештыруда ярдәм күрсәтелгән.

Нәтиҗә сөендерә 
Уртак тырышлык көткәннән дә артык нәтиҗә биргән. Бүгенге көндә Ш. гаиләсе уңай тернәкләнү белән ведомствоара патронаттан азат ителгән. Өйдә дә шатлыклы үзгәрешләр барлыкка килгән, финанс тотрыклылыгы урнашкан. Гаилә башлыгы килешү буенча төзелеш оешмасында эшли, әниләре инвалидлык буенча пособие ала.
Эшләп тапкан акчалар төзекләндерүгә тотылган: йортта ремонт ясалган, яңа җиһаз сатып алганнар, шулай ук АОГВ алыштырылган. Әмма иң мөһиме, дип билгеләп үтә белгечләр, бу – ата-ана белән балалар мөнәсәбәтләренең яңадан торгызылуы. Өйдә җылылык һәм тәртип урнашкан, балалар үзләрен яраткан, сәламәт әти-әниләре янына кайтканнар.


– Бу кешенең үзенең теләгеннән дә күп нәрсә торуын аңлатучы классик очрак. Дәвалануга ризалык биреп, әти-әниләр ныклык үрнәге күрсәттеләр, бу юлдан кире борылмадылар. Без шулай ярдәм итә алуыбызга һәм шундый яхшы нәтиҗәгә ирешүебезгә бик шат, – дип сөйләде муниципаль районнының балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча комиссия сәркатибе Ирина Александровна Новикова. – Проектның төп идеясе – катнашучыларда мотивация булдыру, ул ихлас эмоцияләр, ярату белән сугарылган булырга тиеш. Кемдер лекциядә утырганда ук үзенең тормышын, баласын уйлап елый башлый. Шулай итеп чын эмоцияләр формалаша. Кешенең үз гаебен танудан, проб­леманы аңлаудан да күп нәрсә тора.

 

Әлеге проект ел саен тормышка ашырыла, ул катнашучылар өчен бушлай. Аның таләбе бер – үз тормышыңны яхшы якка үзгәртү теләге. Ә безнең бурыч – андый гаиләләргә һәрбер этапта ярдәм итү. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев