Нарат Елга авылында яшәүчеләр гармунга кушылып җырладылар, традицион уеннар уйнадылар, чәй артында гәпләшеп утырдылар
Нарат Елга авылында Хизбуллиннар гаиләсендә җылы мохитта кич утырулар булды. Авылдашар гармунга кушылып җырлау, традицион уеннар уйнау өчен барлык эшләрен ташлап бирегә җыелдылар.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар мәдәни кодны һәм авылдашлар бердәмлеген берләштерү өчен бик мөһим.
–Мондый кич утырулар барлык буынны берләштерә һәм безгә авылыбызны тагын да якынайта, – дип уртаклаштылар алар.
Очрашу җылы, дус мохитта үтте, барлык катнашучыларга да уңай эмоцияләр бүләк итте.
Фото: «Чистай авыл клублары» берләшмәсе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев