Чистай районы юлларында «Каршы як полосасы» операциясе уза
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда кизү торуны көчәйтте
Чистай районында 28 июльгә кадәр «каршы як полосасы» кисәтү акциясе дәвам итә. Аның максаты – каршы як полосасына чыгуны кисәтү.
Бу чорда ЮХИДИ инсекторлары юлларда кизү торачак. Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге мәгълүматларына караганда, Чистай районында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 104 машина йөртүчегә карата административ беркетмәләр төзелгән.
Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Дмитрий Зинин машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска киңәш итте:
– Машинадагы һәркемнең иминлеге турыдан-туры машина йөртүченең гамәлләренә бәйле. Каршы як полосасына чыгу хисабына берничә минут экономияләргә тырышу фаҗигагә әверелергә мөмкин. Узып китәр алдыннан каршы як полосада җитәрлек ераклыкта транспорт булмавын тикшерергә кирәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Викторович.
Ул шулай ук тиешле билге гамәлдә булган урында, тоташ билгеләр ясалган урында, шулай ук катлаулы участокларда – күтәрелеш азагында, текә борылышларда һәм начар күрү мөмкинлеге булган урыннарда узып китү катгый тыелганлыгына игътибарны юнәлтте.
Дәүләт автоинспекциясендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт – юлларда куркынычсызлык нигезе, дип ассызыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев