Чистай районы башлыгы Лисичанскка гуманитар ярдәм илтеп тапшырды
Чистай районы башлыгы сугышчыларыбызга һәм яңа районда яшәүчеләргә даими һәм төрле яклап ярдәм күрсәтүне дәвам итә
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташлар янында булды.
Сәфәр барышында Дмитрий Алексеевич сугышчылар белән аралашты, аларның ихтыяҗлары турында белеште һәм барлык кирәкле жиһазларны һәм кирәк-яракларны тапшырды. Очрашу эшлекле мохитта үтте, район башлыгы барлык хәрбиләрне тыңлады һәм муниципалитетта һәм районда яшәүчеләрнең барысының да системалы төстә ярдәм итеп торачакларына ышандырды.

Бер үк вакытта шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәмнең чираттагы күләмле партиясе тапшырылды. Ашамлыклар, медикаментлар һәм беренче чиратта кирәк-ярак әйберләре битараф булмаган чистайлылар ярдәме, предприятие һәм волонтер оешмалары ярдәме белән җыелган иде.
Район башлыгы мондый сәфәрләрнең матур традициягә әверелүен һәм сугышчылар артында ныклы, ышанычлы тыл булуын билгеләп үтте.

«Шундый һәр сәфәр сугышчыларыбыз артында ышанычлы, ныклы тыл булуын раслый. Чын күңелемнән Чистай районында яшәүче битараф булмаган кешеләргә, предприятие җитәкчеләренә, волонтерлык хәрәкәтләренә һәм активистларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезнең ярдәмегездән, бердәмлегегездән һәм мәрхәмәтле йөрәгегездән башка әлеге күләмле хезмәтне башкару мөмкин булмас иде! Сезнең ярдәмегез җиңүне якынайта!», –дип ассызыклады Дмитрий Иванов.
Гуманитар миссияне оештыручылар һәм анда катнашучылар Чистай районында яшәүчеләрнең гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтүләрен, моның белән аларның бердәм булуларын һәм бүген илебез сагында булучыларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торуларын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев