Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай пляжын суүсемнәр баскан

...

Быел Чистайның «Яшьлек» пляжы суүсемнәр белән тулган. Алар сигнал калкавычына кадәр дә, аннан соң да таралган.

 

Бу хакта «Чистай-информ» редакциясенә шалтыраткан чистайлы хәбәр итте.

 

– Яхшы йөзүче кешегә йөзәргә урын табып булмый – фарватерга кадәр йөзеп барырга кирәкмени? –  дип ризасызлык белдерде ул. – Бу минем генә фикерем түгел, башка ял итүчеләр дә шулай диләр. Быел пляж суүсемнәрдән бөтенләй чистартылмаган кебек тоела. Икенче яктан, әгәр өстән-өстән, суүсемнәр күренмәсен өчен генә чистартсаң, алар тагын да куерып үсәчәк һәм бер атнадан соң барысы да элеккеге хәленә кайтачак яки начаррак та булачак әле. Елдан-ел шул хәл кабатлана, хәтта начарлана гына бара. Суүсемнәрдән «генераль чистарту» кирәк. Мөгаен, суүсемнәр буенча белгеч консультациясе дә кирәктер, ул аларның ничек үрчүен һәм суны алардан кайчан чистарту яхшырак булуын аңлатыр иде. Югыйсә төзекләндерелгән пляж бар, ә йөзәргә чиста су юк. Суүсемнәрнең булуы хәтта яхшы йөзүче кешеләр өчен дә куркыныч. Ул чагында бу нинди пляж соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев