Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай муниципаль район башлыгы сугышчы-десантчыларны, һава-десант гаскәрләре ветераннарын бәйрәм белән котлый

Ихлас күңелемнән сезне Һава-десант гаскәрләре көне – батырлык, кыюлык һәм үз бурычыңа тугрылык көне белән котлыйм

Һава-десант гаскәрләре Россия Хәрби Көчләренең элитасы булып санала. Үзенең бар тарихында ул иң катлаулы бәрелешләрдә һәм операцияләрдә катнашып, үзен мәңгелек данга күмде. Сезнең девиз “Бездән башка беркем дә” – болар гади сүзләр генә түгел, ә тормыш кыйб­ласы. Сез аны эшегез белән дәлилләп киләсез. Бүген, махсус хәрби операция барганда, десантчылар намус белән үз алларына куелган бурычларны үтиләр, ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

 

Һава-десант гаскәрләре ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Сез – яшьләрнең чын остазлары, шәхси үрнәгегездә яшь буында Ватанга мәхәббәт, дисциплина һәм җавалпылык хисе тәрбиялисез. Чистайлыларның һава-десант гаскәрләрендә лаеклы хезмәт итеп, ата-бабаларының юлын дәвам итүләре белән горурланабыз.

 

Сезгә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, иминлек, тыныч күк йөзе телибез. Гаиләләрегездә бәхет, килешүчәнлек хөкем сөрсен, Россиягә хезмәт итүдә уңышлар юлдаш булсын!

 

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев