Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Чиста болыннар” тыюлыгы хезмәткәрләре яшь чистайлылар өчен экология дәресе уздырдылар

“Чиста болыннар” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре укучылар өчен дамбада танып-белү экскурсиясен үткәрделәр. Алар аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп агачларның әһәмияте һәм аерымлыклары турында сөйләделәр

“Камалия” ял итү-үсеш үзәгенең җәйге сменада тәрбияләнүчеләре саф һавада  гадәти булмаган дәрестә катнашучылар булдылар. “Чиста болыннар”  дәүләт табигый тыюлыгы  хезмәткәрләре  укучылар өчен  танып-белү экскурсиясен үткәрделәр,  алар аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп  агачларның  әһәмияте һәм төрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Шушы интенсив теоретик курстан соң яшь натуралистлар  бер авырлыксыз  бер агачны икенчесеннән аера алачаклар, шулай ук ышанычлы төстә  аларның исемен әйтәчәкләр  һәм мөстәкыйль рәвештә  характерлы билгеләре аша яшен дә билгеләячәкләр. Әмма алынган белемнәр – тәүге адым гына әле. Аны практикада куллану да мөһим.

Оештыручылар хәбәр итүенчә,   якын арада балалар  тыюлыкның үзенең территориясенә игелекле эштә катнашу өчен  юнәләчәк. Аларның һәрберсе агач утыртачак, аның нәтиҗәсендә  “Чиста болыннар”да  яңа яшел аллея  барлыкка киләчәк. Шулай итеп,  яшь буын  табигать турында белемнәрен тулыландырып кына калмыйча,  туган ягыбызның урман  байлыкларын  арттыруда үзеннән зур өлеш кертәчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев