Бүген – Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне!
...
Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең эшегез – ул һөнәр генә түгел, ул югары җаваплылык, принципиальлек һәм тирән юридик белем таләп итә торган бурыч. Сез көн саен закон сагында торасыз, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйсыз, гаделлекне торгызасыз һәм кылган җинаятьләр өчен җәзаның котылгысыз булуын исбатлыйсыз. Безнең районның тынычлыгы һәм иминлеге сезнең компетентлы, оператив һәм объектив булуыгызга турыдан-туры бәйле.
Сез – үз эшегезнең чын профессионаллары, үз бурычыгызны намус белән үтисез, иң яхшы кешелек сыйфатларын: намуслылык, батырлык һәм гаделлек күрсәтәсез. Районыбызда хокук тәртибен ныгытуга юнәлтелгән авыр хезмәтегезнең кадерен беләбез.
Тикшерү органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен юллыйм. Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм эшкә тугры булуыгыз яшь буын тикшерүчеләр өчен ышанычлы терәк булып тора.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иң катлаулы эшләрне ачуда һөнәри уңышлар һәм гаиләләрегездә иминлек телим. Эшегез канәгатьлек китерсен, ә тормышта һәрвакыт шатлык һәм җылылык өчен урын булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев