“Әниләр” мәчетендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия ашы узды
Бирегә килүчеләр оештыручыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерделәр
“Әниләр” мәчетендә Чистай инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен хәйрия ашы узды. Әлеге мәҗлескә Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортында яшәүчеләр, җирле сукырлар җәмгыяте вәкилләре, чакырылган кунаклар килде.
Әлеге чара вәгазь белән башланды. Мәчет имамы килүчеләргә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуның мөһимлеге, сабырлык һәм үзара ярдәмләшү турында сөйләде. Аннары Изге Коръәннән аятьләр укылды, барысы бергә дога кылдылар.
Соңрак кунаклар имам белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, мәчет тормышы белән таныштылар. Әлеге чара төшке аш белән тәмамланды. Анда кунаклар үзара тәэсирләре белән уртаклаштылар,
Килгән кунаклар оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев