...
Мөслим участок ветеринария пункты белгечләре Акбулат торак пунктында авыруларга каршы планлы чаралар үткәрәләр.
Ветеринарлар лейкоз һәм бруцеллезга диагностика ясау өчен мөгезле эре терлекләрдән кан алуга, шулай ук хайваннарны мәҗбүри биркалауга (тамгалауга) керештеләр инде. Шуның белән беррәттән шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга белешмәлекләр тапшыралар. Аларда терлекләрне асрауның төп кагыйдәләре һәм куркыныч инфекцияләрне кисәтү чаралары аңлатыла.
Эшләр дәвам итә, ветеринария хезмәте халыкны үз йорт хайваннарының сәламәтлегенә җаваплы карарга өнди.
Фото Чистай ветеринария берләшмәсенең социаль челтәрдәге битеннән алынды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев