Җәмгыять

Агымдагы елда 43 меңнән артык татарстанлы сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәк

...

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 43 меңнән артык яшь кеше тәүге тапкыр тавыш бирәчәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 1 июльгә төбәктә 3 миллионга якын сайлаучы теркәлгән, аларның өчтән бере – яшьләр.

Республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров моны 18 яшь тулганнар өчен беренче җитди гражданлык тәҗрибәсе дип атады.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев ассызыклаганча, республика һәм илнең киләчәге яшь сайлаучыларның аңлы позициясенә бәйле. Ул яшьләрнең сайлауларда актив катнашачагына исәп тота.

Чыганак: Вечерняя Казань

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев