Җәмгыять

1 августта Казанда “Мин күкне сайлыйм” дип исемләнгән авиация бәйрәме узачак

...

“Мин күкне сайлыйм” дип исемләнгән авиация бәйрәме  Казанда 1 августта узачак.  Әлеге чара “Казан” гаилә үзәге территориясендә була. Ул авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне әлеге  тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник һөнәрләргә кызыксыну уятуга   багышланачак.

 

Бәйрәм программасында җирле артистлар чыгышы,  күңел ачу  чаралары, мастер-класслар , шулай ук үз һөнәрләре эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү  каралган.

 

Чараны   Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә  Министрлыгы  оештырган. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.   

 

“Татар-информ” чыганагыннан алынды

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев