Чистайлылар тег белән яңалыклар
-
Террористлар кулына диннең нигезләрен белмәүдән эләгәләр
Сентябрь башында Татарстанда экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча ел саен үткәрелә торган айлык старт алды.
-
Бульварны төзү буенча эшләр нигә тукталды?
Агымдагы елның февралендә «Чистай»мәдәни үзәгендә «Төзекләндерүгә биш адым»программасын тормышка ашыру тикшерелде.Моношәһәр буларак ул Чистай шәһәренә һәм аның җәмәгать оешмаларына да кагылды.
-
Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов
Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты.
-
Ә сез грипптан прививка ясатасызмы?
Безнең муниципаль районда 31 мең кешегә грипптан прививка ясарга планлаштыралар. Белгечләр фикеренчә, бу иммунитет катламы булдырырга һәм эпидемияне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Ә сез гриппка каршы прививка ясатасызмы? - дип кызыксындык без чистайлылардан.
-
«Мин Аллаһы Тәгаләгә ышануым һәм тормыш иптәшем ярдәме белән авырлыкларны җиңдем»
Беребез дә язмыш безгә нәрсә әзерләп куйганны белмибез. Берәүләр үзләрендә көтелмәгән авырлыкларны җиңәрлек көч таба алалар, рухи ныклык күрсәтәләр, сынмыйлар, сыгылмыйлар, тормышка, кешеләргә мәхәббәтләрен югалтмыйлар. Безнең рубриканың бүгенге герое да шундыйларның берсе.
-
«Табигатьне яратучы чын хуҗа була белә»
Муниципаль районның баш урманчысы Рөстәм Гыйльметдиновны эш урынында тотуы авыр: ул я урманнарны йөреп чыга, яисә белгечләр белән питомникта эшли.
-
Шәһәр көнен чистайлылар аеруча киң колач белән билгеләп үттеләр
Бу көнне чистайлыларның өчләтә бәйрәме булды - Республика көне, Шәһәр көне һәм икмәк Фестивале.
-
Чистай гаиләсен Казан Кремлендә хөрмәтләделәр
Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә гадәттәгечә кабул итү булды. Чистайдан Рәшит Шиһабетдинов һәм Любовь Смирнова Татарстан Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә катнаштылар.
-
Педагогларның август киңәшмәсе – яңа уку елына старт
Педагоглар өчен яңа уку елы гадәттәгечә җәй азагында, мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашканда башлана. Биредә узган уку елына йомгак ясыйлар һәм киләсе елга бурычлар билгелиләр. Быел педагоглар киңәшмәсендә муниципаль районның мәгариф системасында этномәдәни һәм тәрбияви потенциал мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
-
Инженер һөнәре – катлаулы, әмма кирәкле, кызыклы һәм абруйлы
Безнең әйләнә-тирәбездә булган әйберләр, тәгәрмәчтән башлап, космик корабка кадәр инженер фикерләве казанышы булып тора. Әлеге һөнәрнең никадәр кызыклы булуы һәм яшь белгечләрне кайсы ягы белән җәлеп итүе турында безгә «Восток» фәнни-техник үзәгенең» программалы идарә белән станоклар участогы начальнигы Равил Вәлиуллин сөйләде.
-
Татулыкта һәм иминлектә яшәгез!
Бисмилләәһиир-рахмәәнир-рахиим. Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әлхәмдүлилләһи раббил гааләмиин.
-
Мәгариф идарәсе начальнигы көнүзәк сорауларга җавап бирә
Тиздән 1 сентябрь. Мәктәп укучылары озакка сузылган җәйге каникуллардан соң яшьтәшләре һәм укытучылары белән аралашу, яңа белемнәр туплау белән гадәти тормышка кайтачаклар. Күпчелек балаларның мәктәп кирәк-яраклары сатып алынган. Чистайның белем бирү учреждениеләре дә финиш сызыгында.
-
Кече Талкыш авылында яңа клуб төзелә
Чистай районының күпчелек торак пунктлары өчен клубларның булмавы яки аларның җимерек хәлдә булуы зур проблема.
-
Рейд кагыйдә бозучыларны ачыклады
Чистайда коену өчен рәсми рәвештә рөхсәт ителгән бары бер генә урын - шәһәр пляжы территориясе бар.
-
Вәхшилек очракларын ничек кисәтергә?
Таш өемнәре, борып куйган арыслан сыннары, каерылган чүп савытлары һәм эскәмияләр, ватык фонтаннар, урам яктырткычлары, электр тартмасы - төнге вәхшилекләрдән соң сәгать заводы микрорайонында яшәүчеләр «Яшьләр»бакчасын танымадылар. Кешеләр «монда нәрсә булган?»- дип кул гына җәяләр. Шушы гамәлләр өчен кем җавап бирер? Киләчәктә моңа охшаш вәхшилекләрне ничек кисәтергә?