Таш өемнәре, борып куйган арыслан сыннары, каерылган чүп савытлары һәм эскәмияләр, ватык фонтаннар, урам яктырткычлары, электр тартмасы - төнге вәхшилекләрдән соң сәгать заводы микрорайонында яшәүчеләр «Яшьләр»бакчасын танымадылар. Кешеләр «монда нәрсә булган?»- дип кул гына җәяләр. Шушы гамәлләр өчен кем җавап бирер? Киләчәктә моңа охшаш вәхшилекләрне ничек кисәтергә?
Виталий Гарабов, дин әһеле:
- Моның артында нинди дә булса идеология ята дип уйламыйм. Бу урамда тәртип бозу гына. Яшьләрнең үзләренә шөгыль таба алмаулары, үз энергияләрен яхшы гамәлләрдә куллана белмәүләре сизелә.
Без хәзер совет заманыннан көләбез, әмма юкка - элек кеше галәмгә очарга, коммунизм төзергә хыяллана, каядыр омтыла иде, ә хәзер кулланучы фәлсәфәсе ап- ачык күренә, ә ул кешене эчтән җимерә. Аның төп принциплары: «Тормыштан бар нәрсәне ал, ләззәтлән, күңел ач!»
Гөлнур, лаеклы ялда:
- Барысына да эчкечелек гаепле. Яшьләрнең шөгыле юк, бирегә килеп барысын да вата-җимерә башлыйлар, бернинди җаваплылык та тоймыйлар. Полиция хезмәткәрләре биредә тәүлек әйләнәсендә кизү тора алмыйлар бит, ял итүчеләр дә төне буе паркны саклап утырмаячаклар. Якын- тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең вакытында полиция чакыртмаулары гына кызганыч, тавыш барыбер ишетелгәндер бит инде.
Рөстәм, урам себерүче:
- Төнлә полиция наряды кизү торырга һәм тәртип өчен җавап бирергә тиеш иде! Моны мин полицейскийларның эшләп бетермәвеннән күрәм, аларның фамилияләрен атагыз - алар да җавап бирсеннәр. Мәсәлән, әгәр мин урамда чүпне вакытында җыеп алырга өлгермәсәм - минем хезмәт хакымны кисәләр. Ә полицейскийлар шундый вәхшилек кылынуын күрми калганнар икән - шулай ук акчалата җәза алсыннар. Бу гадел булачак.
Галина, хезмәткәр:
- Тыю чаралары белән генә бу проблеманы хәл итеп булмый. Яшьләрнең культурасын арттыру өстендә эшләргә, бала чактан ук үз шәһәрләренә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Алар аны үзенеке итеп сизә башласалар, бернәрсәне дә бозмаячаклар. Барысы да олылардан, ата- аналардан килә: балалар ата-аналарыннан күреп эшлиләр.
Вәхшилек, әлбәттә, җәзага тартылырга тиеш. Мәсәлән, Сингапурда шундый җинаятьләр өчен зур штрафлар каралган.
Чулпан, вакытлыча эшсез:
- Иң элек җәзаны кырыслатырга - төрмәгә утыртырга кирәк. Катгый чаралар күрү зарур. Штраф салу бернинди нәтиҗә бирми, хәер, күпчелек ата-аналар аны түли алмыйлар.
Наталья, хезмәткәр:
- Җәмәгатьчелек үз фикерен җиткерергә, сораштыру үткәрергә һәм ул тыңланырга тиеш! Киресе булган очракта аларга кисәтү ясаячаклар да, шуның белән барысы да тәмамланачак. Алар исә: «Без болай бүтән эшләмәячәкбез, без исерек идек, берни дә хәтерләмибез», - дип кенә җавап бирәчәкләр. Юк! Җәзага тартырга кирәк. Без барыбыз да яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә, аларны эчкерсез сөйләшүгә тартырга тырышабыз, әмма вакыт узган, вәхшиләр буыны үз вәхшиләрен тәрбияли.
Зинаида, турист:
Вәхшилек - тәрбия һәм күңел үсеше нәтиҗәсе. Матур әдәбият укып үскән, балачактан ук матурлыкны күрә белергә өйрәнгән кеше мондый гамәл кылмас иде. Күптән түгел Европада булдым, беркайда да мондый күренешләргә тап булмадым. Шушы гамәлне кылучыларны җәмгыятьтән читләштерергә кирәк. Ә иң яхшысы җимергәннәрне үзләре төзәтсеннәр. Хәзер яхшы гамәлләр кылсыннар: төзесеннәр, картлар йортларында, дәваханәләрдә ярдәм итсеннәр.
Сергей, таксист:
- Шәһәргә зур зыян килде, явызларча эш итүчеләргә нәрсәдер аңлату, аларны битәрләү файдасыз. Шундый яшьләрнең бернигә дә кызыксынулары, бернинди максатлары, омтылышлары юк. Башларында бары акча, кәеф-сафа кору гына. Шундый кешеләрне кырыс җәзага тартырга - төрмәгә утыртырга кирәк. Штраф салу - файдасыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев