Чистайлылар Корбан гаетен бәйрәм иттеләр
Шәһәребезнең үзәк мәчетенә дә башка мәчетләрдәге кебек үк иртән-иртүк халык Корбан гаетенә җыелды. Изге бәйрәм рухы һәркемнең йөзендә чагыла, олысы-кечесе, яше-карты дигәндәй, барысы да шат, бер-берсен котлаулар, тәбрикләүләр. Эчкерсезлектән, самимилектән күңелләр нечкәрә, җаннарга үзгә бер рәхәтлек, җылылык иңә...