Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Суы бигрәк яхшы, хәтта тәнне кыздыра”

Кичә, Кач ману көнендә, боздагы бәкегә чумган чистайлылар саны быел узган елдагыдан шактый күбрәк булган, күрәсең.

Бәйрәм Иордан елгасында Иисус Христосны чукындыру хөрмәтенә билгеләп үтелә.
Бозлы суда коенып, үзен чыдамлыкка тикшерергә, ихтыяр көчен сынарга теләүчеләр шактый табылды, хәер, аңарда дәвалау сыйфатлары күрәләр. Моны эшләргә җөрьәт итүчеләр арасында, ни гаҗәп, хатын-кызлар да бар иде. Вера Митягина күпчелек көчле зат вәкилләреннән аермалы буларак, бәкегә берничә тапкыр чумып кына калмыйча, рәхәтләнеп йөзде дә. Хәер, әлеге процедурадан соң киенергә ашыкмады, бер-ике минут саф һавада торды, күрәсең, шундый рәхәтлектән ләззәтләнде. "Сезгә чынлап та салкын түгелме?" - дип кызыксындылар моржларның коенуын күзәтүче гади тамашачылар.
-Беләсезме, миңа шулай рәхәт, мин үземне бик яхшы хис итәм, бөтен тәнем кыза, хәтта яна, - дип тыныч кына җавап бирә хатын-кыз.
Хәер, аны салкыннар белән куркытып булмый. Вера инде крещение салкыннарында уналтынчы тапкыр коена, организмы чыныккан, нык. Ә барысы да салкын су белән коенудан, контраст душ кабул итүдән башланган. Сәламәтлегеннән ул зарланмый, инде күптән бернинди дарулар аңа кирәк түгел.
"Бөтен тәнем буйлап гаҗәеп тойгы узды", "Тәнем буйлап кычыткан белән үткән кебек булды", "Барысы да яхшы", - Кач ману йоласында катнашучылардан шундый сүзләр ишетергә туры килде. Барысының да йөзендә шатлыклы елмаю, барысының да кәефе күтәренке иде. Бары тик чишенү өчен куелган палаткалар гына бик начар күренде. Югыйсә иң яхшы вариант - җылы вагон кую. Шәһәр пляжындагы бәке янына бозлы суда коенырга теләүчеләрне күзәтүчеләр дә бик күп җыелды. Берәүләр көнләшеп карадылар, башкалары исә яңа гына бәкедән чыккан кебек салкыннан бөрештеләр. Өченчеләре исә сихәтле су белән юындылар. Бу көнне ул изге диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев