20 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Объективлык – эшнең төп принцибы
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге һөнәр вәкилләре гражданнарның хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауны үз бурычлары дип санап, законлылык һәм тәртип сагында 290 ел торалар.
-
Әнисе чана урларга мәҗбүр иткән
Криминаль сводкада балигъ булмаганны җинаять эшчәнлегенә тарту очрагы бар.
-
Үз әбисен талаган
Бер атнада өч талау булган, барысы да кайнар эздән ачылган.
-
Ярык тагарак янында калмас өчен
Кышын авыл халкына акча эшләү мөмкинлеге бирә торган бердәнбер тармак булып терлекчелек кала. Шуңа да авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәтчәннәренең хезмәт хакын үз вакытында алу-алмаулары нәкъ менә авыл хуҗалыгының әлеге юнәлешендә эшнең ничек куелуына күпмедер дәрәҗәдә бәйле була.
-
Музейны тулыландыру көтелә
"Восток" сәгать заводы музее фондларын өяз шәһәре музеена тапшыру турындагы килешүгә ирешелде. Бу турыда Чистай шәһәренең музей берләшмәләре директоры урынбасары Наталья Бикмуллина хәбәр итте.
-
“Суы бигрәк яхшы, хәтта тәнне кыздыра”
Кичә, Кач ману көнендә, боздагы бәкегә чумган чистайлылар саны быел узган елдагыдан шактый күбрәк булган, күрәсең.