Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хуҗалыкларга куркыныч авыру үтеп кермәсен өчен

Районда кисәтү эшләре көчәйтелде.

Киләчәктә дуңгызларның Африка чумасы таралуга юл куймаска – бүгенге көндә җаваплы хезмәтләрнең төп көче нәкъ менә шуңа юнәлдерелде. Районның бу инфекция белән «очрашу» тәҗрибәсе бар инде: август урталарында Булдырь авылында нәкъ менә дуңгызларның Африка чумасы табылган иде.

–Безгә үз хуҗалыгында дуңгызлар асраучы ханым шалтыратты. Ул бер дуңгызның үлүе турында хәбәр итте. Кирәкле белгечләр ашыгыч рәвештә күрсәтелгән адрес буенча киттеләр. Үлгән дуңгызны биотермик чокырга алып килдек. Аңардан алган патологик материалны лаборатор тикшерү берничә сәгатьән үк аңарда дуңгызларның Африка чумасы инфекциясе табылуы турында хәбәр итте, – дип сөйли район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ринат Урманчеев.

Район башлыгы, республика ветеринария идарәсе вәкилләре, Россельхознадзор, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы хезмәтләр һәм ведомстволар башлыклары катнашында узган ашыгыч киңәшмәдә әлеге гадәттән тыш хәлне бетерү буенча барлык кирәкле чаралар күрелде.

– Куркыныч янаган 5 километрлы зонага Булдырь һәм Четырче авыллары эләкте. Безнең ветеринаия берләшмәсе белгечләре авыл җирлеге башлыклары белән бергәләп торак пунктларда дуңгызларны юк итү максаты белән барлык хуҗалыкларны йөреп чыктылар. Нәтиҗәдә 127 баш дуңгызны юк итәргә туры килде, – дип ачыклык кертә баш ветеринария табибы. – Алдан әзерләнгән мәйданда зур чокыр казыдылар, шунда барлык хуҗалыклардан тартып алынган дуңгызлар китерелде һәм иртәнге 3 кә хәтле яндырылды. Әлеге торак пунктларга керү һәм чыгу юлларына Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ветеринария постлары куелды. Һәр үтүче транспорт дезинфекцияләнде. Дуңгызлар булган һәр хуҗалыкта биналар дезинфекцияләнде, ә инфекция чыганагы булган хуҗалык корылмалары сүтелде һәм яндырылды.

Ринат Урманчеев сөйләвенчә, дуңгызларның Африка чумасыннан зыян күргән хуҗалыклар компенсациягә өмет итә алалар. Хәзерге вакытта Казанга җибәрү өчен документлар әзерләнә.

Дуңгызларның Африка чумасы табылган чыганак юкка чыгарылган, әмма тынычланырга ярамый әле. Кеше өчен әлеге авыру куркыныч тудырмый, әмма авыруны иярткән очракта барлык хайваннар да үлемгә дучар була.

Районда көчәйтелгән кисәтү эшләре дәвам итә. Берничә көн дәвамында ветеринария берләшмәсе белгечләре авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп 19 торак пунктта һәр йортны йөреп чыгалар. Һәр йорт хуҗасына аеруча куркыныч инфекциягә таралуга юл куймаска кирәклеге турында белешмәлекләр бирәләр.

– Район территориясендә дуңгызларның Африка чумасына таралуга юл куймас өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, шәхси хуҗалыклардагы дуңгыз асраучыларга ветеринария белгечләре дуңгызларны алдан ук суярга тәкъдим итәләр. Нигездә, халык моңа аңлап карый. Инфекция чыганагы табылган вакытта, районда 831 баш дуңгыз булса, хәзер аларның саны 320 гә генә калган. Хәзер исә халыкка дуңгызларның Африка чумсының куркынычы турында аңлату эшләре алып барыла, хуҗалыкларга бер елга гына булса да, дуңгызлар асрамыйча, сарык, кәҗә кебек терлекләр үрчетергә тәкъдим ителә. Шулай булмаганда дуңгызларның Африка чумасы кабат үзен сиздерергә мөмкин,– дип ассызыклады Ринат Әхәт улы.

Белгечләр сүзләренчә, инфекциянең төп чыганагы – кыргый кабаннар. Куркыныч вирус таралып китмәсен өчен, ветеринария хезмәткәрләре куркыныч зонадагы барлык төр дуңгызларны юк итәргә мәҗбүр.

– 5 километр ераклыктагы зонада бер кабан да калырга тиеш түгел. 10 лицензия бирелгән. Аучылар кабаннарны ату эшләре алып баралар. Лаборатор тикшерүләр үткәргәннән әлеге кабаннарның инфекция йоктырмаган булулары ачыкланды, – дип сөйләде баш ветеринария табибы, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ринат Урманчеев.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, бу территориядә һәвәскәр ау, шулай ук биредән азык, дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыклар чыгару да тыела. Барлык Татарстан буенча хәл киеренке булып кала, гомумән алганда, бүгенге көнгә дуңгызларның Африка чумасы табылган 9 чыганак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев