Ватанны саклау – изге бурыч
Җәмгыять

Ватанны саклау – изге бурыч

Дүрт Өйле авылында сугыш юлы үткән батыр авылдашларыбызга багышланган кичә булды

Авылдан язалар

Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,

Шаулап торсын җирдә каеннар.

Йә Аллаһым, бер Үзеңнэн сорыйм,

Булмасыннар җирдә кайгылар!

Йә Аллаһым, бер Үзеңнэн сорыйм,

Рәхмәтеңнән безне ташлама.

Әтиле дә, әниле дә булсын

Җир йөзендә туган һәр бала.

...Быел рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүенә 34 ел булуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, Дүрт Өйле авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Ватанны саклау – изге бурыч» дип аталган тематик кичә уздырдык. Шушы очрашуга үзебезнең авылдашларыбызны, Әфганстан җирендә хезмәт иткән солдат егетләребезне чакырдык. Төп кунакларыбыз - уңган, булган, батыр йөрәкле ир-егетләребез: Зәет абый Хәнәфиев, Илгизәр абый Вәлиев, Илдус абый Гыймалетдинов һәм кече сержант, бүлек командиры, үлгән­нән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Радик Хамматгалиевның әти-әнисе Дания апа белэн Минзәки абый Хаматгалиевлар булды.

Батыр якташларыбыз бүгенгесе көндә авылы­бызда матур итеп гомер итәләр. Без якташларыбыз батырлыгына сокланабыз, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иябез.

XX гасыр тарихка зил­зиләләре белән кереп калды. Илебез Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда, яңадан кан кою башланды. Чечен җирендәге сугыш безнең ил территориясендә Бөек Ватан сугышы чорыннан соң иң зур хәрби бәрелеш була.Авылыбызның дистәләгән егете чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә - күз очраша. Авылга бер кара табут кайта. Хамматгалиев Радик Минзәки улы безнең арабызда, тормышның матурлыгына сокланып яшәргә теләгән иде дә бит, ләкин игълан ителмәгән Чечен сугышы рәхимсез рәвештэ аның гомерен өзде. Хамматгалиевлар гаиләсенә улларын бер ничек тә кире кайтарып булмый. Мондый ачы хэсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, түземлек бирсен иде.

Бу афәтлэр күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әнилэренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр ха­ти­рә­ләр булып калырлар.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә иде дә бит... Киләчәктә жир йөзендә сугышлар туктасын иде!

 

Альбина Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе


Нет комментариев