Үлем белән сату итүчеләрне тоткарладылар
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча наркоконтроль бүлегенең оператив хезмәткәрләре безнең районда наркотиклар сатучы ике Казан кешесен тоткарладылар.
— Оператив чаралар барышында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Россиянең федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 14 июньдә 23 яшьлек кызны һәм 25 яшьлек егетне тоткарладылар. Алар икесе дә Казан кешеләре. Шәхси тикшерү барышында яшь егетнең чалбар кесәсеннән наркотик матдәләр белән 20 төргәк, шулай ук үзләре утырган автомобиль салоныннан 20 төргәк табылды. Моңардан тыш шәһәр буенча таратырга өлгергән 13 билге ачыкланды. Тартып алынган наркотиклар күләме 101 грамм тәшкил итә. Ачыкланганча, әлеге яшь кешеләр барлык наркотик чараларын Казаннан алып кайтканнар, — диелә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте бүлегендә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге «Наркотик чараларны, психотроп матдәләрне һәм аларга охшаш әйберләрне законсыз җитештергән, саткан һәм тараткан өчен» дигән 228.1 матдә буенча җинаять эше ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев