Террорчылыкка каршы комиссиянең төп темалары – имин Сабантуй һәм балаларның җәйге ялы
Район башлыгы Дмитрий Иванов террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Район башлыгы Дмитрий Иванов террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Катнашучылар өч төп тема: Сабантуй бәйрәмендә җәмәгать тәртибен саклау, балалар лагерьларының сакланышы һәм яшьләр арасында куркыныч янауларны кисәтү буенча фикер алыштылар.
Сабантуй бәйрәмендә хокук саклау органнарының җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә әзерлеге турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция (җәмәгать тәртибен саклау) начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Айдар Сибгатуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бәйрәм вакытында бүлекнең бөтен көче җәлеп ителәчәк.
– Штаттан тыш хәлләр очрагында көчәйтелгән тикшерү-оператив төркем, оператив җавап бирү төркеме һәм документлаштыру төркеме төзелде. Эшкә шулай ук Росгвардия хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк, – дип ачыклык кертте Айдар Азат улы.
Аерым игътибар – тикшерүгә. Барлык күңел ачу урыннарын шартлаткыч матдәләр эзләргә өйрәтелгән хезмәт этләре белән кинологлар тикшерә. «Татнефть» стадионы һәм Ипподром территориясенә бары тик контроль-үткәрү пунктлары аша гына эләгергә мөмкин булачак. Алар барлыгы дүртәү: икесе стадионның үзәк керү юлында һәм икесе ипподромда оештырыла. Һәр КППда аркалы металл детекторлар, палатка-чатырлар һәм шәхси әйберләр өчен өстәлләр урнаштырачаклар. Полиция белән бергә форма кигән шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре эшләячәк. Бәйрәм территориясен өстәмә рәвештә металл киртәләр белән әйләндереп алачаклар.
Полиция шулай ук Интернет мониторингын үткәрә һәм профилактик исәптә торучы затларны эшкәртә.
Икенче мәсьәлә итеп балалар сәламәтләндерү лагерьларында иминлек турында фикер алыштылар. Мәгълүматны яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Дамир Хәсәнов, «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексының баш инженеры Шамил Дияров һәм балалар йорты директоры урынбасары Альбина Логутова җиткерде.
Чыгыш ясаучылар хәбәр иткәнчә, «Кояшкай», «Яшьтәш», «Каенлык» һәм «Раздолье» лагерьлары койма белән әйләндереп алынган, контрольдә тотыла торган үткәрү режимы җайга салынган, ә объектларның бөтен территориясендә өзлексез видеокүзәтү урнаштырылган. Лагерьларга керү юллары да таләпләргә туры китереп җиһазландырылган.
Моннан тыш, комиссиядә Скарятин бакчасының сакланышы турында доклад тыңладылар («Восток» мәдәни-ял итү үзәге директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Оксана Данилова чыгыш ясады). Шулай ук сәнәгать һәм ТЭК объектларында террорчылыктан саклануның торышы турында да фикер алыштылар («Восток» ФТҮ директоры Андрей Доронин, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы – «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» махсус һәм мобилизацион эш төркеме җитәкчесе Радик Сәгъдиев чыгыш ясадылар).
Музейларда террорчылыкка каршы сакланыш буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча комиссия карарының үтәлеше турында музей-тыюлык директоры урынбасары Андрей Еремеев сөйләде.
Йомгаклау мәсьәләсе яшьләр тирәлегенә кагылды. Казан инновацион университеты филиалы директоры Динара Җәләлова проблеманы тыю чаралары белән генә хәл итеп булмый, дип белдерде.
– Үсеп килүче буынны тәрбияләү белән шөгыльләнмәсәк, бернинди контроль чаралар да ярдәм итмәячәк, – дип ассызыклады Динара Наил кызы.
Район башлыгы Дмитрий Иванов, хезмәттәшләрен профилактик эшне көчәйтергә өндәп, бу сүзләрне хуплады.
– Яшьләр арасындагы проблемаларны һәм конфликтларны вакытында ачыкларга һәм аларны оператив хәл итәргә кирәк. Әгәр без бу эшне көчәйтмәсәк, нәтиҗәләр бик аяныч булырга мөмкин, – дип йомгак ясады Дмитрий Алексеевич.
Утырыш йомгаклары буенча барлык җаваплы хезмәтләргә бәйрәмгә һәм җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә кадәр барлык әзерлек чараларын тәмамлау буенча йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев