Татарстанның күренекле галим-археологы Фаяз Хуҗин вафат
...
Күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин 74 яшендә вафат булган. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаяз Хуҗин – 750дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр, шул исәптән 30га якын китап, монография, урта мәктәп һәм югары уку йортлары өчен уку әсбаплары авторы. Аның монографик хезмәтләре Биләргә, борынгы Казанга, борынгы болгарларга һәм Идел Буе Болгарының барлыкка килүенә, монгол чорына кадәрге Болгар шәһәрләренә багышланган.
Ул Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буендагы урта гасыр шәһәрләре һәм Татарстанның археологик мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге аеруча әһәмиятле була. Ул үткәннәр турында җанлы, аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйли белгән, киң аудиториягә Татарстанның археологик тикшеренүләре һәм тарихи-мәдәни мирасының әһәмиятен яхшырак аңларга ярдәм иткән, дип билгеләп үттеләр ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәтендә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев