Татарстанда яр буенда кече судноларның тизлеген чикләделәр
Татарстан хакимияте кече судноларны куллану кагыйдәләрен катгыйландырды. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Документ нигезендә, быелның 1 сентябреннән ярдан 50 метр ераклыктагы су объектларында торак пунктлар зонасында катерларга, көймәләргә һәм гидроциклларга сәгатенә 10 километр тизлек белән хәрәкәт итү тыела (элек лимит сәгатенә 15 км тәшкил иткән). Шул ук вакытта суднолар пляжда ял итүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра торган зур дулкыннар барлыкка килмәслек итеп узарга тиеш.
Шул ук вакытта кече суднолар өчен навигация чорын арттырдылар. Ул 25 апрельдән 10 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Элегрәк навигация 1 ноябрьгә кадәр генә рөхсәт ителә иде.
Чыганак: Казань-КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев