Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан чаңгы эзе-2013

Узган шимбә көнне республикада "Татарстан чаңгы эзе-2013" дигән чаңгы узышлары буенча ярышлар булды.

Чистайда ярышларда барлыгы 600гә якын кеше катнашты. 7-9 сыйныф укучылары арасында узган елдагыча Яна Михайлова (Луч мәктәбе) һәм Виталий Гордеев (5 нче мәктәп) барысын да уздылар. 10-11 сыйныф укучылары арасында Надежда Кондратьева (Луч мәктәбе) һәм Владимир Николаев (Түбән Кондрата мәктәбе) финишка беренчеләрдән килделәр. Урта уку һәм югары уку йортлары студентлары арасында кызлардан педагогия көллиятеннән Анастасия Филипповага тиңнәр булмады, егетләр арасында Антон Кириллов (политехника көллияте) беренче килде.
Предприятиеләр һәм оешмалар арасында Айрат Зарипов (СИЗО), Гүзәл Шәрифуллина (балалар полик­линикасы) җиңү яуладылар. VIP-персон, ветераннар, муниципаль хезмәткәрләр ярышында ирләр арасында Владислав Гордеев беренче булды, хатын-кызлар арасында берничә ел рәттән берәү дә Галина Комиссарованы уза алмый. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җиңүчеләрне һәм призерларны истәлек бүләкләре һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан чаңгы эзе