«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
...
Журналист, филология фәннәре кандидаты һәм «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Аның вафаты турында рәсми рәвештә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
«Кичә безнең коллегабыз һәм дустыбыз Радик Сабиров вафат булды. «Татмедиа» җитәкчелеге Радик Сабировның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләренең олы кайгысын уртаклаша», – дип хәбәр итте Шамил Садыйков.
Радик Сабиров белән хушлашу бүген, 3 июньдә, 11 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында булачак.
Радик Сабиров 1979 елда Аксубай районында туган. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, диссертация яклаган һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган.
Журналистның хезмәт биографиясе республиканың төрле басмаларындагы эшен дә үз эченә алган. Ул «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында, шулай ук «Интертат» интернет-басмасында эшләгән. 2014 елда «Идел» журналын җитәкләгән, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкарган.
Чыганак: «Татар-информ»
Фото: Рамил Гали / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев