«Рок-берега» өченче рок-фестивале Чистайда меңләгән тамашачыны җыйды
Җәмгыять

«Рок-берега» өченче рок-фестивале Чистайда меңләгән тамашачыны җыйды

Шәһәрнең үзәк мәйданында 10 рок-төркем чыгыш ясады

Чистайда «Рок-берега» өченче рок-фестивале гөрләп узды. Ул бөтен Россиядән меңләгән музыка сөючеләрне җыйды. Чара шәһәрнең үзәк мәйданын музыкаль тормышның чын үзәгенә әйләндерде, анда танылган рок-төркемнәрдән алып яшь талантлы башкаручыларга кадәр10 коллектив чыгыш ясады.
Фестивальдә катнашучыларның һәм кунакларның географиясе үзенең колачы белән таң калдыра: чистайлылардан кала, чарага Казан, Яр Чаллы, Ульяновск, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск һәм хәтта Мәскәүдән рок сөючеләр килгән иде. Оештыручылар барлык кунаклар өчен уңайлы атмосфера тудырдылар, сыйфатлы тавыш белән профессиональ сәхнә, яктырту җайланмалары, төрле фуд-кортлар һәм сувенир кибетләре булдырылган.
Чистай дәүләт музей-тыюлыгы кунакларга шәһәр буйлап мавыктыргыч экскурсияләр тәкъдим итте.
Гаилә аудиториясенә аерым игътибар бирделәр – балалар өчен махсус күңел ачу зонасы эшләде, ә өлкәннәр җирле «Ак Кремль» сыра кайнату заводының алкогольсез продукциясен татып карый алдылар.
Фестивальнең музыкаль программасы тамашачыларга рок-башкаручыларның якты палитрасын тәкъдим итте. Катнашучылар арасында «Анимация», ВИА «Волга-Волга», «Дом Кукол», «Nalien», «Ветер», «Обе-Рек», «Скворцы Степанова», «Хмельная Ворга», «ЖиваGо» һәм «Июльское Утро» төркемнәре бар иде.
– Чистай районы хакимияте әлеге проектны хуплап, чын кыюлык күрсәтте, – дип билгеләп үтте фестивальне оештыручы Антон Салакаев. – Башта без традицион «Волга-Волга» фестивален оештырырга ниятләгән идек, ләкин Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге җирле команда белән бергә яңа, уникаль формат булдыру идеясе туды. Шулай итеп, «Рок-берега» барлыкка килде, ул Татарстанда иң эре рок-фестивальгә әверелде. Бу, һичшиксез, бөтен Чистай җәмәгатьчелегенең казанышы.
Фестивальне Чистай музыкантлары – «Июльское Утро» төркеме ачты, аларның чыгышы бөтен чарага ямь бирде.
– Без бер ай элек кенә төркем буларак җыелдык, – дип уртаклашты «Июльское Утро» вокалисты Таһир Мөхәммәтов. – Узган ел мин монда тамашачы идем һәм мондагы мохит белән илһамландым. Безгә чыгыш ясарга тәкъдим кергәч, моны зур хөрмәт дип кабул иттек. Коллектив бары үзем язган авторлык материалын тәкъдим итте.
– Бер ай эчендә җиде җыр әзерләдек, фестивальдә биш җыр башкардык. Безне шундый җылы кабул иттеләр, хәтта канатлар үсеп чыкты, – дип өстәде төркемнең клавишачысы Лилия Зарипова.
Сәхнә тирәсенә яшүсмерләрдән алып чәчләренә чал кунган рок сөючеләргә кадәр җыелды. Артистлар үзләре язган композицияләр белән беррәттән танылган хитларны да оста башкардылар, кабатланмас бердәмлек атмосферасын тудырдылар.
– «Рок-берега», мөгаен, Чистайда уза торган иң күркәм вакыйгаларның берсе. Чараның колачы һәм сыйфаты сокландыра. Үзем рок тыңламасам да, сыйфатлы тавыш, яктылык һәм бәйрәм рухыннан ләззәт алам. Биер өчен барыннан да бигрәк ВИА «Волга-Волга» коллективларын, ә тыңлар өчен «Анимация»не көттем – аларның җыр текстлары искиткеч, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты җирле яшәүче Ирина.
Күп кенә кунаклар чарага башка шәһәрләрдән махсус килгәннәр.
– Фестиваль көткәннән дә яхшырак узды! – дип билгеләп үтте Ижевск шәһәреннән килгән Сергей. – Бигрәк тә «Анимация» тәэсирләндерде! Чистай үзе дә искиткеч атмосфералы шәһәр булып чыкты.
– Без Ульяновск шәһәреннән максатчан рәвештә бу фестивальгә килдек, – дип сөйләде Алинә. – Узган ел трансляцияне карадык, әмма җанлы башкару мең тапкыр куәтлерәк!

Фестиваль «Анимация» һәм «Волга-Волга» төркемнәренең көчле чыгышы белән тәмамланды, тамашачыларга ел буена җитәрлек тәэсирләр калдырды.


Нет комментариев