Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ольга Павлова: «Аралашу дәвам итәчәк»

Безнең шәһәрдә эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булып китте. Ул Чистай балалар йортында булды һәм тәрбиягә бала алган әти-әниләр мәктәбе вәкилләре белән очрашты.

Ольга Ивановна үзе генә килмәде. Малайларның һәм кызларның ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, туплы хоккей федерациясе президенты Виталий Тимуца белән күзгә-күз очрашып сөйләшү мөмкинлеге булды. Кунаклар балаларга саф һавада уйнар өчен спорт кирәк-яраклары алып килгәннәр, Чис тайда рус хоккее секциясен булдыру идеясе белән уртак лаштылар.

– «Динамо» җәмгыяте һәм федерация спорт кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә әзер. Шәһәрегез җитәкчелеге белән сөйләшәчәкбез. Иманым камил, без уртак фикергә киләчәкбез һәм Чистайда онытылган спорт төре кабат торгызылыр дип ышанабыз, – дип сөйләшүне башлады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Ольга Ивановна балалар йортына беренче тапкыр 2014 елда «Динамо» – Россия балаларына» программасы кысаларында килгән иде.

– Дөресен генә әйткәндә, биредә йөрәгемне калдырдым. Без җи де ел бергә эшлибез. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр – минем якын кешеләремә, яхшы дусларыма әверелде, – дип билгеләп үтте парламентарий.

Эшлекле сәфәр кысаларында Ольга Павлова тәрбиягә бала алган әти-әниләр мәктәбе вәкилләре белән очрашты һәм чәй табыны артында бала сыен дырган әниләр алдан ук әзерләп куйган сорауларны тыңлады.

– Алар искиткеч кешеләр, әлеге хатын-кызлар олы йөрәкле. Ятим балаларны үз гаиләләренә сыендырып кына калмыйча, аларның сәламәтлеге өчен дә көрәшәләр. Бүгенге көндә дәүләт демографияне арттыру өчен күп эш башкара, мондый гаиләләргә ярдәм итү юлларын эзләп таба. Ярдәм итәргә кирәк, проблемалар әле җитәрлек. Нәкъ менә шундый очрашулар безгә эшләп бетермәгән нәрсәләрне күрергә мөмкинлек бирә, – дип ачыклык кертте Ольга Павлова. Сораулар төрле өлкәләргә кагылды. Алар транспортта йөрү, мәктәптә туклану мәсьәләләренә бәйле иде.

– Мин транспорт картасының барлык чыгымнарны капламавын белми идем. Ул бер атнага җитә, ә ай азагына кадәр гаилә үз акчасын өстәргә тиеш. Мин тәрбиягә алган төрле яшьтәге балаларның мәктәптә бушлай кайнар ризык алмавын белмәдем. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, эшләячәкбез, чыганаклар эзләячәкбез, шул исәптән финанслар да, – диде депутат.

Ольга Ивановна балалар йортында тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр, тәрбиягә бала алган әти-әниләр аңа һәрдаим ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар, дип ассызыклады.

– Алар минем электрон почтамны, ярдәмчеләремнең телефоннарын беләләр. Алар белән аралашу дәвам итәчәк, – дип йомгак ясады Ольга Павлова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев