Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кешеләр очраша, гашыйк була, өйләнешә…

ЗАГС бүлеге эшчәнлегендә узган елгы эш нәтиҗәләре, планнар һәм яңалыклар турында аның җитәкчесе Динара Җәләлова сөйләде.

ЗАГС бүлекләренең эше ел саен индикатив-мониторинг системасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан бәяләнә. 2021 ел рейтингы нәтиҗәләре буенча Чистайның ЗАГС бүлеге 43 район арасында беренче урынны алды.

Шундый югары күрсәт кечләргә ничек ирешүләре, районда демографик хәлнең торышы, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм никах статусын ныгыту буенча нинди эш алып барылуы турында Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова сөйли.

– Динара Наилевна, Чистай ЗАГС бүлегенең республика буенча алдынгы булуы мактауга лаек.

– Күпләр ЗАГС бүлегендә бары никахларны гына теркиләр дип уйлыйлар. Бу ялгыш фикер, чөнки безнең эшебез – гражданлык хәле актларын: туу, уллыкка алу, үлем, исемне үзгәртү, никахны һәм аерылышуны теркәү. Бу әһәмиятле гамәлләр кешенең тормыш сыйфатына йогынты ясый. Мәсәлән, кеше мираска дәгъва итә һәм аңа туганлыкны расларга кирәк. Моны бары тик безнең ведомство документлары ярдәмендә генә эшләргә була. Димәк, аның тормышы теркәү сыйфатына, дөрес консультация бирүгә бәйле. Моңа РФ Юстиция министрлыгы кебек күзәтчелек органнары аерым игътибар бирә. Тикшерүләр системалы рәвештә һәм еш уза. Шундый тикшерүләр барышында хокук бозулар ачыкланмады.

Халыкара хезмәттәшлек планында да эш мөһим роль уйный, чөнки безнең район күпмилләтле, биредә Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмән стан, Мисыр һәм башка илләр дән вәкилләр яши.

– Башка илләр вәкилләре белән гражданлык хәле актларын теркәүнең үзенчәлекләре бармы?

– Әлбәттә, бар. Мәсәлән, күптән түгел бездә гадәти булмаган туй узды: Бельгия гражданины Россия гражданкасына өйләнде. Аларның никахын теркәү өчен, без ир-егетнең өйләнмәгән булуына инанырга тиеш идек. Безгә Бельгия законнарын өйрәнергә, башка илдән документлар соратып алырга туры килде. Әлеге катлаулы процесста күп ведомстволар: Министрлар Кабинеты, Юстиция идарәсе һәм башкалар катнашты.

– Районда демографик хәл нинди?

– 2021 елда туу турында 562акт теркәлде. Без статистикага турыдан-туры йогынты ясый алмыйбыз, әмма шул ук вакытта моңа читтән тәэсир итә алабыз. Закон нигезендә каралмаса да, без үзебезне гаилә кыйммәтләрен популярлаштырырга, аерылышуга гариза бирүче парлар белән эшләргә тиеш дип саныйбыз.

Ни кызганыч, ялгыз әниләр саны арта. Кешеләр хәзер «әтисе» графасында сызык калдырырга тартынмыйлар, ә бит әле күптән түгел генә бу оят санала иде. Кечкенә бала белән ялгыз калган әниләргә финанс ярдәме күрсәтелү сәбәпле, күпләр дәүләт биргән хокуклардан явызларча файдаланалар һәм матди файда артыннан куып, баланың әтисе белән никахны теркәүдән баш тарталар, үзләрен ялгыз әни дип белдерәләр. Әти-әнисенең никахны теркәмичә яшәве, киләчәктә бала өчен дә гадәти хәл булачак. Бу гаилә һәм никах абруен тамырдан какшата. Өлкән сыйныф укучылары белән гаилә нигезләре дәресләрен үткәргәндә, без хәзерге буында кыйммәтләрнең ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрәбез. Безнең бурычыбыз – аларны гаилә һәм никахның мөһимлеген аңларга өйрәтү.

– Мондый очрашулар үз нәтиҗәләрен бирәме?

– Әйе, бу юнәлештә билгеле бер уңышлар бар дип әйтергә була. Без шәһәрнең барлык мәктәпләре укучылары белән очрашулар уздырдык һәм балалар белән элемтә тоймаган бер генә сыйныф та булмады.

Алар язылышу тантана сының ничек узуын кызыксынып карыйлар һәм биредән рухланып китәләр. Шулай ук без паспорт тапшыру тантаналарын да уздырабыз, алар кысаларында ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт турында сөйлибез. Әлеге уңай хис-кичерешләр аларны дөрес юнәлешкә җибәрәчәк.

– Юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү – ЗАГС бүлегенең тагын бер матур традициясе…

– Без балалары, оныклары әти-әниләрен, әби-бабаларын котларга килгәч, өлкән буын мисалында ничек яшәргә кирәклеген күрсеннәр өчен, юбиляр гаилә парларын чакырабыз. Мондый гаиләләр күз алдында булсын, үзләренә игътибар тоеп яшәсеннәр һәм район хакына эшләгән еллары бушка узмавын белсеннәр иде.

– Узган елны ничә пар гаилә корды?

– 2021 ел язылышучылар саны 22 процентка артты. Барлыгы 360 пар гаилә корды. Тенденция куанычлы. Бу безгә киләсе елда балалар саны артыр дип фаразларга нигез бирә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өйләнешү очракларының 15 процентында кияү һәм кәләш чистайлылар түгел. Безнең Никахлашу сараена тантанага Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарында яшәүче яшь парлар килә. Моңа безнең Никахлашу сараенда сакланган борынгы интерьер тудырган кабатланмас атмосфера һәм тантана вакытында уйнаган тере музыка тәэсир итә.

– Ни кызганыч, кешеләр аерылышалар да…

– Аерылышулар белән хәл катлаулы. Узган ел бездә 250 аерылышу очрагы теркәлгән иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, без гаилә парлары белән алып барган эш нәтиҗәсендә 102 пар аерылышудан баш тартты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, заманча технологияләр гасыры үз эзен сала һәм кешеләр сөйләшүдән туктый. Кайбер парлар үз проблемалары турында бирегә килгәч кенә сөйләшә башлыйлар. Ә кешеләр алар турында фикер алыша башлагач, ниндидер уртаклыкка киләләр. Ни кызганыч, без барлык парлар белән дә мондый эшне үткәрә алмыйбыз, чөнки барлык аерылышуларның 85 проценты суд карары буенча теркәлгән. Әмма без суд органнары белән хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Шулай ук аерылышырга планлаштырган парлар белән эшләү өчен профессиональ медиаторларны, психологларны җәлеп итү вариантларын да карыйбыз.

– Сезнең ведомство эшендә яңалыклар бармы?

– Быелдан башлап законнарда үзгәрешләр барлыкка килде. ЗАГС бердәм дәүләт федераль мәгълүмат системасына керүдән кала, экстерриториаль принцип буенча эшли башлады. Гражданнар, яшәү урыны буенча кайда теркәлүләренә дә карамастан, теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә, шул исәптән бездә дә хезмәт ала алалар. Перинаталь үзәк, дәваханә, судмедэкспертларның Кама аръягы зонасының берничә районында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүләрен исәпкә алсак, бу безнең бүлеккә зур йөкләнеш бирә. Әмма без моңа әзер, шуңа күрә барысын да рәхәтләнеп кабул итәчәкбез.

Халыкның федераль регистры турындагы закон үз көченә керә. Федераль регистр булдырылачак, анда һәр граждан турында мәгълүмат урнаштырылачак. Барысы да шуңа бара, барлык органнар ведомствоара хезмәттәшлек итәчәк һәм бюрократия азрак булачак.

– Россиядә никах һәм балалар турында паспортта мәҗбүри штампларны гамәл дән чыгардылар. Кешеләр бу яңалыкка ничек карыйлар?

– Шуны аңларга кирәк, әгәр паспортта штамп тормый икән, кешеләргә һәрвакыт үзләре белән никахлашу, бала туу турындагы таныклыкларны йөртергә һәм туганлыкны расларга туры киләчәк. Бүгенге көндә практика күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге паспортта билге куярга теләүләре турында гариза яза.

– 2022 елга нинди бурычлар куясыз?

– Беренче урында – гражданлык хәле актларын теркәү. Эш сыйфаты үзгәрешсез калырга тиеш. Безнең хезмәтләребез үтемлерәк булсын, кешеләр ЗАГСка ничек мөрәҗәгать итәргә, документларны теркәргә кирәклеген белсеннәр өчен халык белән эшне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез, милли проектлар линиясе буенча эш дәвам итәчәк. Моннан тыш, без тагын бер үзгәрешкә әзерләнәбез. Тиздән гражданлык хәле актларын теркәү турында таныклык махсус бланкларда бирелүдән туктаячак. Ул гади битләрдә биреләчәк. Кешеләр бу яңалыкка аңлап карасын өчен, без техник һәм рухи яктан әзерләнергә тиеш. Мин үз коллективыма рәхмәтлемен. Бу – команда эше, коллективта үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе. Бүген ышаныч белән шуны әйтә алам, безнең хезмәткәрләребез үз эшләрендә иң яхшылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев