Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искә алу кичәсе булды

Хәрби корреспондент Виталий Егоровны искә алу кичәсе 1 нче гимназиядә булды.

Мактаулы гражданин сыйфатында әнисе, шулай ук сыйныфтан тыш чарада 2 нче гимназия, 1 нче лицей укучылары, педагогия көллияте студентлары, "Выстрел" эзләү отряды әгъзалары, хуҗалар үзләре катнашты. Кичә 1 нче гимназиянең 11 сыйныф җитәкчесе Т. Албутова һәм ТИН укытучысы, запастагы авиация подполковнигы А. Әкъбәров тарафыннан оештырылды. Соңгысы чыгыш та ясады. Аннан соң бу дөньядан вакытсыз киткән дустының тормышы турында С. Миронов сөйләде. Гомерлеккә улын югалткан Т. Егорованың чыгышы искиткеч дулкынландыргыч һәм тетрәндергеч булды. Ул якын кешеләрен, туган шәһәрен, үз Ватанын чын күңелдән яраткан, яшьләрдә, балаларда патриотизм хисе тәрбияләргә тырышкан, аларны уңышсызлыклар булганда югалып калмаска өйрәткән. Бу кеше үзе дә һәрвакыт рухи яктан көчле, авырлыкларга бирешми иде.
Балалар алдында элек гражданнар авиациясе очучысы булган Наил Сабиров та чыгыш ясады. Аны хәзерге хәрби техника, аерым алганда, самолетларның үзенчәлекләре турында сөйләве җыелучыларда, бигрәк тә егетләрдә кызыксыну уятты. Барлык кунакларга кызыклы очрашу билгесе итеп чәчәкләр, ә Виталий Егоровның әнисенә истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев